Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
16.03.2011

“Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесендә язгы үзгәрешләр

Иң мөһиме, «Татарстан — Яңа Гасыр» каналы хәзер иртәнге 5тән үк эшли башлый. Моннан тыш дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә көндезге сәгать 11дә татар халкының яраткан җырлары «Ретро-концерт» тапшыруында урын алачак.

Ә балалар һәм яшьләр өчен эшләүче «Яшь ТНВ» каналы үзенең дусларын эш көннәрендә 15 сәгатьтә көтеп кала.

Иң яхшы телевизион вакытта — 19 сәгатьтә — халыкны аеруча кызыксындырган тапшырулар эфирга чыгачак. Мәсәлән, дүшәмбе көннәрендә иң актуаль сорауларга җавап бирүче «Прямая связь» тапшыруын карарга мөмкин. Ә сишәмбе һәм чәршәмбе татар спектакльләре рус субтитрлары белән күрсәтелер. Пәнҗешәмбе көнне исә якшәмбе 15 сәгатьтә турыдан-туры эфирда барган «Мәдәният дөньясында» тапшыруының кабатлау чыгарылышы урын алыр. Җомга көннәрендә бу вакытта язның иң көтелгән премьерасы — «Җомга киче» күрсәтелер. Әлеге күңел ачу программасында татар эстрадасының якты йолдызлары белән бергә юмор осталары да чыгыш ясый.

«Между нами…» дигән өр-яңа проект якшәмбе 9 сәгать 30 минутта старт ала. Биредә алып баручылар хатын-кызлар өчен кызыклы булган темаларга сөйләшә.

Моннан тыш сыйфатлы кино яратучыларны телеэкраннар каршында һәр көнне төп-төгәл 22 сәгатьтә көтәбез.

Хәзер «Новости Татарстана. В субботу вечером» тапшыруын да ике тапкыр карарга мөмкин. Беренче чыгарылыш 18 сәгать 30 минутта булса, икенче чыгарылыш — 21 сәгать 30 минутта.

Шимбәнең төнге телеэфиры да үзенең тамашачыларын өр-яңа музыкаль проект белән куандырырга җыена. Ул «ТНВ: Территория Ночного Вещания» дип атала. Анда музыкаль коллективлар үзләренең осталыкларын студиядә үк күрсәтә. Меломаннарны экраннар каршында төп-төгәл төнге сәгать 12дә көтеп калабыз.

«7 дней» тапшыруы эфирга якшәмбе көнне 18 сәгать 30 минутта чыгып, 21 сәгатьтә кабатлап күрсәтеләчәк.

«Татарстан — Яңа Гасыр» телевидениесендә эшләүчеләр әйтүенчә, тапшыруларның яңа тәртиптә чыга башлавы тамашачыларга аларны тагы да уңай вакытта карау мөмкинлеге бирә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
0 0
Мотогонки Электрон КОС История