Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Айда на ТНВ" Конкурс "Талант" Реклама
Анонслар
16.03.2011

"Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе өр-яңа теленовелла күрсәтә башлый

«Гүзәл мәхәббәт» — сериалның татарча исеме нәкъ менә шулай яңгырый.

Әлеге мәхәббәт тарихының төп геройлары ялганда яши. Алар һәр икесе дә үзләрен бәхетле дип уйлый. Ләкин иртәме-соңмы тормыш барыбер килеп туган вәзгыятьне танырга мәҗбүр итәчәк…

Моника кияүдә, аның тормыш иптәше Һавьер — акыллы һәм бай ир-ат. Ул хатынын яратса да, барыбер хыянәт итә. Һәм кем белән диген! Мониканың дусты — Каролина белән. Бернардо — илнең иң яхшы журналистларның берсе — үзен эшкә багышлаган. Аның фикеренчә, бәхетле булыр өчен мәхәббәт кирәк түгел. Язмыш Моника белән Бернардоны бик куркыныч шартларда очраштыра: аларның икесен дә Колумбиядә бандитлар урлый. Аннары алар Каракаста күрешәчәк…

Режиссер: Тоньо Вега.
Рольләрдә: Корайма Торрес, Рикардо Аламо, Карл Һоффман, Ана Карина Казанова, Рикардо Бьянчи.
Перу-Венесуэла, 2004 ел.

«Гүзәл мәхәббәт» сериалын дүшәмбедән алып җомгага кадәр 17 сәгатьтә карагыз. Кабатлау — 0:30да һәм иртәнге сәгать 10да.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Васил Загитович интервью на татарском Минимисс Тукай эзлэре буйлап Кос-Химия достижений 2 КОС_химия достижений