Бүген: -- ------ 20-- --:--
Онлайн
Хәзерге вакытта эфирда-планета
03:20 "Оныта алмыйм". Ретро-концерт 0+
    
www.bolgarradio.com
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

Агач утырту акциясе

Татарстанда Халыкара урманнар елы кысаларында республикада агач утырту буенча төрле акцияләр һәм чаралар уза. "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясы да Дәрвишләр бистәсендәге "Каенлык агачлыгы"нда агач утырту акциясендә катнашты.

                                             

                                                                                          
8 октябрь, шимбә, көнне иртән, кулларына көрәкләр тоткан, Татарстанда Халыкара урманнар елы символикасы төшерелгән махсус киемнәр кигән "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясы хезмәткәрләре төркемнәргә бүленеп, агачлар утыртырга кереште.

"Тагын 30-40 ел узгач, безнең оныкларыбыз инде зур булып үскән агачларны күрәчәк!"- диде "Татарстан хәбәрләре" тапшыруы алып баручысы Фәнис Камал.- Шундый акцияләрдә бар кеше дә катнашырга тиеш диеп уйлыйм".

                                                                                      

"Новости Татарстана" тапшыруы алып баручысы Альбина Полищук: "Халыкта ир кеше үз гомерендә өй салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш дигән гыйбарә бар. Күп кенә ирләр агач утыртуга артык игътибар бирми һәм күп очракта моны кирәк дип тә тапмый. Ә менә мин бүген унлап ир-атның бурычын үтәдем. Әле бу санда гына тукталып калырга җыенмыйбыз!".