Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
03.01.2014

"Татарстан-Яңа Гасыр" каналы тамашачылары өчен "Сиңа кайтам" дип исемләнгән өр-яңа сериал бүләк итә

“Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе үзенең тамашачылары өчен Яңа ел алдыннан бүләк әзерләде. Ул да булса “Сиңа кайтам” дип исемләнгән өр-яңа татарча сериал. Фильмның үзәгендә берничә кешенең язмышын бәйли торган мәхәббәт тарихы ята. Ләкин хыянәт геройларның тормышын астын-өскә китерә.

Ир кешенең хатынына хыянәте, хөрмәткә ия булган табибның беренче мәхәббәтен очратуы, гаилә тормышы интригалары – болар барысы да фильмда ачык сурәтләнә.
Әлеге сериалда Татарстанның яраткан артистлары да катнаша. Айдар Галимов үзенең танылган образында тамашачы алдына килеп баса. “Зөләйлә” төркеме солисты Зөлфия Вәлиева исә, төп рольләрнең берсен башкара.

Шулай ук, фильмда тамашачылар тарафыннан яратылып өлгергән танылган шәхесләр, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры артистлары – Минвәли Габдуллин, Гүзәл Шакирова, Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова, Ильнур Закиров, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары - Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Харис Хөснуллин, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Ильнар Низамиев һәм башкаларны күреп була.

Шуны да искәртеп китәргә кирәк, сериалдагы барлык вакыйгалар да Казан шәһәренең шифаханәләренең берсендә бара.

Фильмның режиссеры Татарстан Республикасының атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе, ТНВ каналында күп еллар дәвамында иҗат итүче һәм үзенең сериаллары, фильмнары белән халык арасында танылган шәхес - Нурания Җәмәлиева.

Әлеге проект ТНВ каналының иҗат группасы тарафыннан 2013 елның сентябрь аеннан ук төшерелә башлаган иде. “Сиңа кайтам” сериалының премьерасын тамашачылар 23 декабрь көнне үзләренең экраннарыннан 22:00 сәгатьтә күрә алачакСезне дә Яңа ел алдыннан татар телендә чыккан өр-яңа мәхәббәт тарихын безнең белән бергә карарга чакырабыз. Күрми калмагыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20