Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
13.12.2012

“Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе - Австралиядә

Австралия татарлары Сабантуена әзерләнә. Әлеге бәйрәм чараларына катнашу һәм андагы татарлар тормышы турында махсус тапшырулар эшләү нияте белән, “Татарстан - Яңа гасыр” телевидениесе иҗат төркеме дөньяның иң кечкенә материгына юлга чыккан иде. 30 сәгатьлек юлчылыктан соң аларның көнгерәләр иленә аяк басулары турында хәбәрләр килеп иреште. Бу турыда Австралиядәге“Туран” төрки халыклар мәдәнияте оешмасы җитәкчесе Ирек Гариф белдерде. Аның сүзләренчә, Миләүшә Айтуганова җитәкчелегендәге “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе төркеме белән бергә Татарстанның халык артисты, танылган җырчы Венера Ганиева һәм “Казан егетләре” триосы да килгән.
8 кешедән торган кунаклар төркемен, Татарстан һәм җирле илнең байракларын җилфердәтеп, Австралия татары Намүнә абыстай пешергән тәмле чәкчәк һәм аллы-гөлле чәчәкләр бәйләме белән “Туран” җәмгыяте әгъзалары каршылаган.
 Татарстан кунаклары Австралиянең башкаласында гомер итүче милләттәшләр белән очрашып, Сиднейның тарихи-мәдәни урыннарын тамаша кылганнар. Алар хөрмәтенә “Мөһаҗирләр музее”нда төрле очрашулар оештырылачак. Кичке сәгатьләрдә исә Татарстан сәнгать әһелләре катнашында зур концерт планлаштырылган. 16 декабрь көнне исә Аделаида каласында халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе гөрләячәк. Бу чараларга җирле хакимият вәкилләренең дә катнашулары көтелә. 
“Туран” төрки халыклар оешмасының чакыруы буенча килгән “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе журналистлары Көньяк Австралия татарлары һәм “Туран” төрки халыклар җәмгыятьләре турында гына түгел, Мельбурн шәһәрендәге милләттәшләребез хакында да кызыклы сюжетлар төшерергә әзерләнә. Бу җәһәттән телевидение иҗат төркеме 18 декабрьдә Мельбурнга юл тотачак.
Билгеле булганча, Австралиядә тәүге Сабан туе Казан егете, "Азатлык" татар яшьләренең беренче рәисе Ирек Гарифнең башлап йөрүе нәтиҗәсендә 1992 елда оештырылган иде. Шул көннән бирле бу кечкенә материкта ел саен диярлек Сабан туе үткәрү матур гадәткә кергән.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20