Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
22.08.2013

Театр сөючеләр игътибарына

Күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Муса Җәлил исемендәге, Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Ренат Харис ТАССР халык артисты, җырчы Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел тулуга багышлап "Умырзая" музыкаль драмасын иҗат итә.

Моңарчы тамашачы бу әсәрне сәхнәдә генә гына күрә алса, 24 августта зәңгәр экраннардан да карый алачак. "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы театр сөючеләргә бу мөмкинлекне тәкъдим итә.

Шимбә, 24 август, 13:00. 

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә куелган "Умырзая" драмасы "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында.

Карамый калмагыз!



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20