Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Анонслар
16.01.2013

Тиздән яңача җы

Татарстан халкы яратып карый торган тапшыруларның берсе, «Җырлый әле!» тапшыруы үзгәрешләр күрде. Тиздән ул бәйге форматында эшли башлаячак. «Берен­чедән, алып баручылар алмашынды. Икенчедән, бизәлеш үзгәрде. Ул хәзер элегрәк паркларда булган кабырчык сыман ясалган сәхнәне хәтерләтә. Шулай ук җырларга әзерләнгән видеосюжетны карар өчен экран да эленде. Билгеле, режиссерларга эш өстәлде. Аларга һәр җырга туры килә торган видео әзерләргә кирәк. Әлегә бу өлкәдә камил­ләштек дип әй­теп булмый. Видеосюжетлар базасы булдыру исә көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Бу проблемалар хәл ителмәслек түгел, киләчәктә тапшыру тышкы бизәлеш һәм техник яктан тагын да камил­ләшер әле. Шулай ук мине эчтәлекне яңарту ягы да борчыды. Мәсьәләнең чишелешен таптык та кебек. Җитәк­челек бе­лән берлектә Яңа елдан тапшыруны үзеш­чән башкаручы­ларның телевизион конкурсы итеп игълан итәргә булдык», — дип сөйләде «Җырлыйк әле!» проектының авторы Нәҗип Бәдретдинов.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин