Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
10.12.2012

Тиздән елның иң яхшы җырларын һәм җырчыларын беләчәкбез

Аларның исемнәре һәрвакыттагыча “Татар җыры” XIII Халыкара эстрада фестивалендә әйтеләчәк.

Фестиваль сценариенең игътибарны җәлеп итәрдәй үзенчәлекләре сер булып саклана. Алар 22 нче декабрьдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында гына ачылачак. Шулай да кайбер нечкәлекләр билгеле.

Быел татар эстрадасы тормышындагы төп вакыйга барышында 24 иң яхшы җырчы “Алтыр Барс” сынына ия булачак. Авырлыгы 475,11 грамм булган сынның бәясе 100 мең сумнан артып китә. Статуэтка алтын, көмеш, ике бриллианттан (күзләре урынында) һәм хрустальдән эшләнгән. Алар Россиядә кулдан махсус заказ буенча ясала.

Татар эстрадасы фестивалендә чыгыш ясау бәхете ел дәвамында хит-парадларның өске урыннарыннан төшмәгән, телевизион рейтингларда күп тавыш җыйган җырчыларга елмаячак.

“Татар җыры” XIII - ул җырлар һәм җырчылар гына дигән сүз түгел, беренче чиратта ул - шоу. Быел әлеге фестиваль кысаларында замана таләпләренә туры килеп, сәхнәдә сегвейлар күренәчәк. Сегвей ул – тиз хәрәкәт итүче ике көпчәкле җайланма. Ә менә аларны кемнәр һәм ничек кулланасы сер булып калсын.

Быел “Татар җыры” фестивален өч пар: Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыров, Булат Бәйрәмов Һәм Айсылу Лерон, Ризәлә Исмәгыйлева һәм Әбри Хәбриев. Алар сәхнә артында, студиядә һәм церемониянең үзе барган сәхнәдә алып барачак.

Фестивальнең оештыручыларына килгәндә алар үзләре генә дә бер зур команда барлыкка китерер иде. “Татар җыры – 2012”нең 2 режиссеры, 15 видеооператоры, 5 тавыш операторы, дистәләгән техник эчшеләре, биючеләр, музыкантлар составы һәм башка башкалар. Төп режиссер Александр Герасимов. Сәхнәгә куючы режиссер Илдар Хәйруллин. Әлеге ике иҗат кешесе сәхнәдә чыгыш ясаячак һәрбер җырчыга аерым образ булдыралар, аларның җырына туры килердәй номер сайлылар. Фестивальнең һәр номеры төрле төсләр белән яктыртылачак, бөтен сәхнәне, залны төсләр камап алачак. Һәр җырчының, һәр җырның үз төсе булачак. Техник якка килгәндә, быел сәхнәдә бер-берсенә беркетелгән зур экраннар торачак. Киңлеге 25, озынлыгы 4 метр булган әлеге гигант экраннар татар эстрадасында беренче тапкыр кулланыла.

Эстрада елының нәтиҗәсе 22 декабрь көнне Пирамида сәхнәсендә ясалачак.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20