Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

ТНВ, "Proцветай"!

 Бүген, 21 ноябрь көнне, "Татарстан- Яңа Гасыр"  телеканалы хезмәткәрләре Бөтендөнья телевидения көненә һәм  "Татарстан- Яңа Гасыр"  телеканалы логотибының туган көненә багышланган "PROцветай ТНВ" исеме астындагы флеш-моб үткәрделәр. 

  Бу чарага әзерләнү инде күптәннән башланды. Бер атна алдан, компанияның диварларында яшел төстәге яфраклар барлыкка килде, актив рәвештә агитация эше алып барылды. Акциянең төп максаты: бердәмлек хисен уяту. Төп шарт - киемдә яшел төс булу.


     

21 ноябрь иртән, барлык хезмәткәрләрне компанияның яшь активистлары "PROцветай ТНВ" диеп язылган яшел тасма белән ишек төбеннән каршы алдылар.

Әзрәк вакыт үткәч, "жюри" (компанияның җитәкчеләре),активистлар белән бергә, җиңүчеләрне билгеләделәр. Истәлекле бүләкләргә бөтен киеме дә яшел булган хезмәткәрләр лаек булды.  

        

 

Безнең бәхет үз кулыбызда диеп тиккә генә әйтмиләрдер, ә яхшы кәеф турында әйтеп торырга да кирәкми! Шулай итеп ТНВ көзге кәефсезлекне җиңеп, бер-берсен Бөтендөнья телевидения көне һәм  "Татарстан- Яңа Гасыр"  телеканалы логотибының 4 яше белән котлап үтергә булдылар.

Бүгенге көннән көч алып, компанияның хезмәткәрләре тагын да тырышып эшли башлыячаклар дип, өметләнеп калабыз. Әле алда  безне яңа үрләр, яңа уңышлар көтә. Тиздән "ТНВ-планета" дип аталган иярчен телеканал да эшли башлыячак.



Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»