Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
24.12.2012

ТНВ талантлар эзли

Тиздән Татарстан – Яңа Гасыр каналында «Посмотри, как я умею!» дип аталган өр-яңа проект старт алачак! Күп кешеләрне бер максат берләштерә –күренекле булу. Ә бу җиңел нәрсә түгел, моның өчен бик күп эшләргә һәм тырышырга кирәк. Үзеңне тануларын теләгәннәр өчен, иң кулай ысул – телевидение. ТНВ каналының яңа проекты «Посмотри, как я умею!» проекты нәкъ менә бу теләк белән янучылар өчен!

Тапшыруда катнашучылар тарафыннан җибәрелгән төрле видеоязмалар Сезне битараф калдырмаячак. Бары бу тапшыруда Сез кеше ышанмаслык вакыйгаларны, һәркем дә булдыра алмаслык мөмкинлекләргә ия булучыларны һәм, әлбәттә, тормыштагы кызыклы мизгелләрне күрә алачаксыз!

Алай гына да түгел, СМС аркылы Сез үзегезгә ошаган катнашучы өчен тавыш биреп җиңүчене дә билгели алачаксыз.

Атна дәвамында, 1нче гыйнвардан алып 7сенә кадәр катаншучылар арасында бәйге барачак. 8 нче гыйнвар көнне, ягъни тапшыруның финалында, һәр көндә катнашкан җиңүчеләр очрашып, алар арасыннан шоуның призлы урыннарына ия булучылар билгеләнәчәк.

Карамый калмагыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20