Анонслар
23.12.2014
"ТНВ" Татарстанда спорт темасын яктырту буенча иң яхшы телеканал дип билгеләнде

Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә «Ел спортчысы-2014» премиясен тапшыру тантанасы узды. Иң яхшы спорт объектларын, спортта казанышларга ирешкән һәм спорт үсешенә лаеклы үсеш керткәннәрне, спорт дөньясында эшләүче затларны, спорт сезонын актив яктыртуда катнашкан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен бүләкләү чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Тантанада спорт вакыйгаларын яктырткан ММЧлар да бүләкләнде. Татарстанда спорт темасын яктырту буенча иң яхшы телекомпания булып «ТНВ» билгеләнде.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар