Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Анонслар
27.11.2012

«Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәгендә Яңа ел программасын төшерделәр

Телевидение хезмәткәрләре өчен Яңа ел инде ноябрь аенда ук башлана.

«Бал-маскарад» исеме астындагы тылсымлы шоу-тамашада Хуҗа Насретдинның Мисырдагы маҗаралы хәлләре тасвирланды.

Тамашаның төп каһарманы Хуҗа Насретдин Мисыр фиргәвененнән бәйрәм «Бал-маскарад"ында катнашырга чакыру кәгазе ала. Ләкин Хуҗа борынгы шәһәргә түгел, ә бөтенләй заманча Мисырга килеп эләгә. Моннан инде нәрсә килеп чыкканлыгын Сез 31 декабрь көнне ТНВ каналында күрә алачаксыз.

Бәйрәмдә татар эстрадасы йолдызлары көтелмәгән төрле әкияти образларда булдылар: өч мужкитер, Зорро, терминатор, Белоснежка һәм башкалар.

Йолдызларыбыз башкаруында татар, рус, итальян һәм инглиз телләрендә җырлар яңгырады.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций