Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
11.10.2012

"ТНВ"да "Бал рекламодателей"

10 еллык  юбилее уңаеннан "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе үзенең барлык бизнес-партнерларын "Бал рекламодателей" дип исемләнгән зур тантанага җыйды.  Казан Ривьерасында уздырылган әлеге чараның иң зур бүләге Россиянең "ADCONSULT" дигән консалтинг агентлыгыннан мастер-класс булды. Биредә реклама менеджерлары,  РR-белгечләр, маркетинг эшләрен башкаручы оешмаларның җитәкчеләре катнаштылар.

  Кич белән әлеге зур бәйрәм "Панорама" ресторанында дәвам итте. Монда чакырылган барлык кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, алар өчен күңел ачу программасы һәм махсус фотосессия да оештырылган иде.

  Бәйрәмдә эстрадабызның йолдызлары Алинә Шәрифҗанова, пародист Данир Сабиров, Азалия Зиннәт, "Казан егетләре" чыгыш ясадылар. Һәм  бәйрәмгә махсус чакырылган "Веселые ребята" төркеме үзләренең  хитларын бүләк иттеләр: "Как прекрасен этот мир", "Ни минуты покоя", "Люди встречаются", "Автомобили", "Бродячие артисты". Кич буе кунакларыбыз 80нче еллар дискотекасына биеп күңел ачтылар.

Ильяс Нуриев ("Клиника Нуриевых") электробаянда поппури уйнавы белән бар кешене таң калдырды. Шулай ук биредә кунакларга тиздән безнең каналыбызда башланып китәчәк "Посмотри, как я  умею!" дип аталган яңа күңел ачу телепроекты тәкъдим ителде.

Бүгенге көнгә кадәр реклама буенча менеджерлар, "ТНВ" телеканалы һәм "Болгар радиосы" бәйрәмебез кунакларыннан рәхмәт сүзләре кабул итәләр. Әлеге  бәйрәмнең максаты - безнең белән эшләгән өчен зур рәхмәт  белдерергә теләвебез. Рәхмәт Сезгә ныклы дуслык, чын тугрылык һәм безгә ышанычыгыз өчен! Максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз.

Әле моның белән генә "ТНВ"ның 10 еллыгын билгеләп үтү тәмамланмаячак. Алда тагын яңадан-яңа күрешүләр, яңа теле һәм радиопроектлар булачак.

Кунаклар әлеге дуслык бәйрәменең аеруча җылы һәм эчкерсез булуын билгеләп уттеләр.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20