Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
16.01.2013

Туган көнегез белән!

          Бүген "Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең иртәнге һәм төнге тапшырулар директоры, шулай ук "Пирамида" студиясе директоры Леонард Замвир улы Давлетшинның туган көне!

         Хөрмәтле Леонард Замвирович! Сезне чын күңелебездән “Татарстан - Яңа Гасыр” телерадиокомпания коллективы исеменнән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!

         Бүгенге көндә Сезнең янәшәгездә нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкемсөрә. Болар барысы да - Сезнең тырышлык, Сезнең хезмәт, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе. Бүгенге көндә Сез югары дәрәҗәдәге профессионал, олы йөрәкле кеше, ихлас киңәшче, хезмәттәшләрегез арасында олы хөрмәт һәм зур дәрәҗә яулагансыз!

         Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгызң тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

         Мактаулы эшегездә иҗади уңышлар юлдаш булсын Сезгә!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20