Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Айда на ТНВ" Конкурс "Талант" Реклама
Анонслар
10.09.2015

XI Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында, “Ак чәчәкләр” фильмын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә

Бүген XI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең 6 нчы көне. Иртәгә исә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында фестивальнең ябылу тантанасы булачак.

Бүген сәгать 12.00 дә «Родина» кинотеатрында журналистлар белән түгәрәк өстәл уздыру ниятләнә, анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казакъстаннан килгәннәр дә катнашыр дип көтелә.

13.30 да «Родина» кинотеатрында урнашкан матбугат үзәгендә тулы метражлы уен фильмнары режиссерлары белән матбугат конференциясе уздырылачак. Анда «Лицо в пепле» фильмы режиссеры, Ирактан килгән Шахаван Идрес, Кыргызстан Республикасының Мәдәният һәм туризм министрлыгы каршындагы Кинематография департаменты директоры Мукталы Биктеналиев, «Без границ» фильмы продюсеры, Ираннан килгән Моджтаба Амини, «Колодец» фильмы режиссеры, Үзбәкстаннан килгән Мансур Васати катнашачак.

Сәгать 15.30 да шул ук кинотеатр экранында Ренат Әюпов төшергән «Ак чәчәкләр» фильмы тәкъдим ителә. Сәгать 19.00 дә исә Ренат Әюпов, «Яңа гасыр» ТРКсы генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова, актер Әзһәр Шакиров, «Ак чәчәкләр» романы авторы Габдрахман Әпсәләмов гаиләсе вәкиле — Альбина Әпсәләмова катнашында матбугат конференциясен уздыру ниятләнә.

«Мир» кинотеатрында сәгать 16.00 дә кино белгече, психолог, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы Антон Шутов, «Время и кино» белем бирү форумы кысаларында, мастер-класс уздырачак. Ул «Кинематограф: тамашачыга психологик йогынты ясау» темасына багышлана.

17.00 дә «Тандем» сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан «Киномакс» кинотеатрында «Вкус Америки» фильмын тәкъдим итү чарасы була. Презентациядә актер Семен Стругачевның да катнашуы көтелә, диелә оештыручылар хәбәрендә.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Васил Загитович интервью на татарском Программа Мин Минимисс Уткэннэр сагындыра. Концерт 26 апреля Кос-Химия достижений 2 КОС_химия достижений