Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
11.12.2012

Яңа ел төнендә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе нәрсә күрсәтә?

Яңа ел төнендә безнең канал тамашачылары өчен өр-яңа фильм тәкъдим ителәчәк. Ул “Бәхетлеме син?” дип атала. Мәхәббәт интригалары, ялгыз хатыннар, гаилә тормышы серләре. Картина 3 серия буе тамашачыны киеренке халәттә тотачак. Режиссеры Нурания Җамали һәм артистларның хәзер иң кызу чоры. Көнне төнгә ялгап, фильмны экраннарга чыгарырга әзерлиләр. Төп вакыйгалар биюче Энҗе Алмазовна тирәсендә бара. Аны Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова уйныячак. Фильмдагы ханым зур уңышларга ирешкән, студентларга бию серләрен төшендерә. Тамашачы яратып өлгергән Зөлфия Вәлиева бу юлы күпләрне шаккатырачак. Кайберәүләр аңа, хәтта, нәфрәт белән карарга мөмкин. Ялгыз, кеше тормышыннан көнләшеп яшәүче хатын-кыз ролен башкара.

“Бәхетлеме син?” фильмының режиссеры Нурания Җамали традициягә тугры кала. Ел саен бер фильм әзерли. Бу юлы сценарийны Халисә Ширмән белән бергә язганнар. Мәхәббәт, хыянәт итү – барысы булачак. Алай да, төп сорау - бәхет турында. Нурания Җамали: “3 серия эчендә ниндидер аңлатма бирмәкче булабыз. Артык тирәнгә дә кермичә, зур аңлатмалар да бирмичә. Бәхетлеме без, шул сорауга җавап эзләргә тырышабыз. Бу хатын- кызлар сериалы була, әлбәттә, ирләрнең дә яратып караганын беләбез”.

Яңа ел табынына барып җиткәнче фильмның шактый катлаулы юл узасы бар әле. Әмма барлык серләрне ачып бетерү ярамас. 31нче декабрь төнендә безнең каналда калыгыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20