Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
04.05.2012

"Яңа Гасыр" каналының тапшырулар программасында үзгәрешләр

Татарстан Республикасы халык язучысы,  күренекле татар драматургы,  публицист, Татарстан һәм Русия атказанган сәнгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллинның арабыздан китү сәбәпле, "Яңа Гасыр" каналының тапшырулар программасында  үзгәрешләр барлыкка килде.

6 май көнне 13:30  "Яңа Гасыр" каналы Туфан аганың иң яхшы пьесаларының берсе — "Әлдермештән Әлмәндәр" комедиясен күрсәтәчәк.

"Әлдермештән Әлмәндәр" татар драматургиясендә генә түгел, бөтенсоюз күләмендә иҗат ителгән пьесалар арасында да, бәхәссез, күренекле урынны тота.

Үзенең тынгысыз сәнгатьчә эзләнүләрендә Туфан Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр" комедиясендә аеруча зур уңышка иреште.

1977 елда сәхнә күргән бу әсәр 70 нче еллар татар әдәбияты һәм театрында күренекле бер вакыйга төсен алды. Шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен  Туфан ага Миңнуллинга 1980 елда Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20