Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Анонслар
31.03.2008

“ЯҢА ГАСЫР” РАДИОСЫН ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫ ТАНЫДЫ!

«Яңа Гасыр» радиосы Иранның Ислам дәүләт телевидениесе һәм радиосы оештырган конкурска балалар өчен әзерләнә торган «Сөенче», «Хак дин» тапшыруларын, социаль роликлар һәм «Шаулы иртә» иртәнге каналы ташыруларын тәкъдим иткән иде. Жюри вәкилләрендә бу тапшырулар беренче чиратта тыңлаучының менталитетын игътибар үзәгендә тотып эшләнгәнгә кызыксыну уяткан. Шулай ук тапшыруларның дини, милли тәрбияви әһәмияте дә призлы урыннар билгеләгәндә зур роль уйнаган. Бу «Яңа Гасыр» радиосының халыкара мәйданда беренче җиңүе. Радионың соңгы вакыттагы нәтиҗәле эшчәнлеге, тыңлаучыларда кызыксынуны арттыра баруын, радионы тапшыру сыйфаты яхшыруын исәпкә алсак, соңгы уңыш булмас дип әйтергә ныклы нигез бар!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера