Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
10.09.2014

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең Әлмәт региональ бүлегенең директоры һәм корреспонденты Фоат Гайсин бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Хөрмәтле Фоат Мәхмутович!

Сезне гомерегезнең зур бәйрәме – 60 яшьлек Юбилеегыз белән "Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпания коллективы исеменнән ихлас котлыйбыз!

 Телевидениедә эшләү дәверендә Сез үзегезне олы йөрәкле кеше, ихлас киңәшче һәм үз эшегезнең чын остасы буларак күрсәттегез. Хезмәттәшләрегез арасында олы хөрмәт һәм зур дәрәҗә яуладыгыз!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның  күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюыгыз Сезне беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче булып, озын-озак еллар яшәвегезне телибез. 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20