Бүген: -- ------ 20-- --:--
    
www.bolgarradio.com
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең сайты - "Татнет Йолдызы"!

Бүген  "Татмедиа" агентлыгының брифинглар залында Татарстан Республикасы Массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында "Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең сайты  "Гаммәви мәгүлүмат чаралары" һәм  "Иң яхшы татар телле сайт" номинацияләрендә җиңүче дип табылды.

Әлеге бәйгене Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыра.

Бәйге ел саен Интернет челтәренең татар сегментында аеруча зур әһәмияткә ия булган, Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә (татарча һәм/яисә рус телендә) яисә Татарстан Республикасына багышлап башка телләрдә ясалган мәгълүмати ресурсларны барлау максатыннан үткәрелә. Быел бәйгедә катнашырга теләк белдергән гаризалар саны 220 җиткән. Төрле номинацияләрдә 43 сайт призлы урыннар яулады.

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең сайтын ясаучы, интернет-проектлар буенча безнең партнер - МЭЛТ компаниясе шулай ук "Эшмәкәрлек" номинациясендә 1 нче урынны яулады. 

Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»