Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
18.03.2014

Яңа көчләр белән - яңа көрәшкә

Әле кичә генә “Пирамида” күңел ачу комплексында “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы гөрләп узды кебек, ә йолдызлар инде янә яңа көрәшкә басты. Атнаның һәр шимбәсендә көй-моң аренасында җырчылар көч сынаша. Яраткан җырчыгызның җиңүгә атлавын Сез онлайн режимда www.TNV.ru сайтында күзәтә аласыз. Ә атна нәтиҗәләрен ТНВ каналы һәр шимбә, иртәнге 8:00 күрсәтә.

Хит-парадта катнашучыларның язмышын Сез дә билгели аласыз! Моның өчен 5066 номерына ошаган җырның кодын язып SMS юлларга кирәк! Әлеге тавышлар нәтиҗәсендә Һәр шимбә “Музыкаль дистә” тапшыруында турыдан-туры эфирда җиңүчеләр билгеләнә. Ахыргы урынны алган җыр хит-парадтан төшеп кала һәм яңа җырга чират җитә. Җиңүчеләр арасында урыннар билгеләнә. Гыйнвар аеның беренче өчлеген Зөфәр Билалов, Чулпан Йосыпова һәм Алсу Әбелханова бүлештеләр.

Яраткан җырчыларыгызны тыңлап кына түгел, ә күреп тә каласыгыз килсә, димәк сезгә "Пирамида"га. Сәхнәдә "Музыкаль дистә" хит-парады концерты. Катнашучылар "Музыкаль дистә" бөтенхалык хит-парадының җиңүчеләре. Фердинанд Сәләхов,  Алсу Әбелханова, Зөфәр Билалов, Чулпан Йосыпова, Азат Фазлыев, Вадим Захаров, Азат Тимершәех, Ирина Сәйфуллина, Ринат Гыйльфанов һәм башкалар. Болгар радиосы һәм Яңа Гасыр каналы киңәш итә, 27 апрель, Пирамида! Музыкаль дистә! Башлана кичке 5тә!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20