Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Анонслар
28.02.2011

“Ягез әле, егетләр!”

Бу тапшыруда хатын-кызларның көндәлек эшләрен ир-егетләр үз җилкәләренә ала. Мәйданда тәкъдим ителгән пилмән ясау, токмач җәю, бәби карау, кер үтүкләү, шул ук вакытта телефоннан да сөйләшеп алу кебек биремнәрне Г. Камал театры актерлары: Фәнис Җиһанша, Олег Фазылҗан; җырчы Равил Галиев; Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айрат Хәмитов; Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актеры Фәнис Кәлимуллин үти алырмы? Аларның кайсысы хатын-кызларның көндәлек мәшәкатьләрен җиренә җиткереп башкарыр һәм «Уңган килен», «Карт килен», «Тыйнак килен» исемнәренә лаек булыр? Бу сорауларга җавап табасыгыз килсә, «Мәдәният дөньясында» бәйрәм чыгарылышын карарга онытмагыз!

Уен-көлкегә, тапкыр сүзгә, җитезлеккә корылган әлеге чыгарылышны аның сценарий авторы Замирә Гәрәева алып барыр. Ә егетләргә бәяне «Ягез, әле кызлар!» бәйгесендә үзләрен ир-егет ролендә сынап караган Г. Камал театры актрисалары Ләйсән Рәхимова һәм Люция Хәмит, «Зө-Ләй-Лә» төркеме солисткасы Зөлфия Вәлиева, җырчы Илсөя Бәдретдинова, «Яңа Гасыр» радиосы алып баручысы Шәмсия Җиһангирова бирер. Тапшыруның даими алып баручылары — Гүзәл Сәгыйтова һәм Искәндәр Сираҗиев исә конкурсантлар белән аралашып тапшыруны тагы да җанландырып җибәрер.

Тапшыруның режиссеры — Наилә Сабитова. Идея авторы — Миләүшә Айтуганова.

Тапшыру 13 сәгать 30 минутта башлана.

Кабатлау — 8нче март көнне 17 сәгатьтә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!