Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
29.05.2015

“Җырлы- моңлы балачак” фестивале җинучеләрен билгели

“Яшь ТНВ « иҗат берләшмәсе 1 июнь балаларны яклау көне уңаеннан “Җырлы- моңлы балачак” фестивале җинучеләрен билгели. Бәйгедә татарлар сибелеп яши торган төрле регионнардан, республикабызның авыл, район, шәһәрләреннән 300 ләп малайлар һәм кызлар көч сынашты. Бу фестивльнең төп максаты- татар халык җырларын оста итеп башкару. 3- яшьтән алып 14 яшькә кадәр балалар ел саен теләп катнашалар. 6 ел дәвамында яшь башкаручыларга бәя бируче жюриларны әйтеп китәсе килэ. Алар -“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары, продюсер Миләуша Айтуганова, Татарстанның атказанган артистлары Мингол абый ГАЛИЕВ. Римма апа Ибраһимова, Татарстанның халык шагыйре Роберт абый Миңнуллин.Быелгы яңалыкларга килгэндә: фестивальнең җиңучеләре белән Яшел Үзән районы Норлат балалр йортына концерт оештырдык. Дусларыбыз белән уйнадык, көлдек, кунак ашы- кара- каршы дигәндәй алар да безнең алда чыгыш ясады. Кукмара районында яшәче асрамага алган балаларны тәрбияләүче бик матур гаилә белән таныштык. Боларның барысын да күрәсегез һәм беләсегез килә икән 31 МАЙ КӨННЕ сәгать 12 дә “Җырлы-моңлы балачак” бәйгесенең гала- концертын карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20