Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
29.11.2013

Җырның ике канаты була

FM ешлыгындагы радио­ларның күбесе рейтингларын күтәрү максатында, фес­тиваль, конкурслар оештыра. Татар радио­сының “Татар җы­­ры” фестивален дә шундый уңышлы адым дип санарга була. Ниһаять, “Болгар радиосы” да үзенең милли музыкаль премиясен булдырды. “Яңа гасыр” теле­радио­ком­­­па­ниясе ге­нераль дирек­торы­ның радио буенча урынбасары Илнур Фәйзрахманов әйтүенчә, бу проект “Музыкаль дистә” тапшыруыннан үсеп чыккан.

 

Хитлар парады 10 җырдан төзелеп, халык аннан фәкать берсен генә сайлап ала торган булган. Апрель аеннан әлеге тапшыру “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе аша күр­сәтелә башлаган. Шул рәвешле 1 декабрьдә “Пи­рамида” күңел ачу үзә­гендә узачак тантанага 21 җырчы үткән. Алар арасында Чулпан Юсупованың “Кыр казы”, Вил Усмановның “Күпер”, Ришат Төхвәтуллин­ның “Тың­лачы, сандугач”, Венера Га­ниеваның “Тормыш матурлыгы”, Зәйнәп Фәрхетди­нова­ның “Яшь чакта” дигән җыр­лары бар. 
Бу проектның үзенчәлеге – җырчыны гына түгел, җыр­ның авторларын да мәйданга чыгарудыр, мө­гаен. Чыннан да, җырның ике канаты була. Эстрадада исә аны фәкать җырчы хез­мәте дип кенә күрсәтергә тырышалар. Хәтта абруй казанган фести­валь­ләрдә дә композитор һәм шагыйрь­ләрнең исеме телгә алынмый иде. Бу юлы җиңү яулаган җырның авторлары да җыр­чы белән бергә бүләк алачак.


Бүләк дигәннән, тантанада җиңүчеләргә халык мәхәб­бәте символы тапшырылачак. Аны “Яңа гасыр” ТРКсының иҗат төркеме уйлап тапкан. Илнур Фәйзрахманов әй­түен­чә, ул – милли җыр мәдә­нияте үсеше символы. Алар аны йолдызга омтылган үсен­те фор­масында сурәт­ләгән. Та­тар­станның халык, Рос­сия­нең атказанган артисты Венера Ганиева сүзлә­ренә караганда, җырчылар менә шун­­­дый җыр бәйрәмен күп­тән көткән икән. Аңа бигрәк тә халыкның худсовет булуы ошаган. Яшь­ләр белән өлкән ар­тист­ларның да чыгыш ясавын исә ул тәҗрибә уртак­лашу, буыннар алмашы дип атады. 
Премияләрне тапшыру тан­танасының сценариен жур­­­­­­­налистлар – Данил Сәфә­ров белән Гөлнара Җәлилова язган. Алар тантана җылы, дусларча шаяртулар белән булачак, дип ышандырды. Ми­ләүшә Айтуганова исә, без танта­наның буеннан-буена сез­­гә нинди җыр кирәк дигән сорауга җавап эзләя­чәкбез, дип тә өстәде. Җыр­чыларның да, алып баручыларның да өс кием­нәре үтә зәвыклы булачак дип ышандырдылар. Бу бурыч милли һәм заманча  киемнәре бе­лән шат­­­­­ландырган дизайнер Ләйсән Ха­җие­­вага йөк­ләнгән.


Сүз уңаеннан, әлеге 21 җырчыга фәкать шушы сын гына бирелә, акчалата бүләк каралмаган. Әлеге сын да кыйм­мәтле ташлардан һәм ме­таллдан коелмаган. Иң мө­һиме – халык мәхәббәте, дип ышандыра лауреатлар. Билгеле, шулай. Тик алга таба монда теге яки бу конкурска үтә алмаган җырчылар гына җыел­масмы? Алар барыбер берни дә югалт­маячак бит.

(“Ватаным Татарстан”)



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20