Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
03.12.2012

Үз тавышлары белән җырлаучы яшьләргә юл ачыла

«Татар моңы» телевизион яшь башкаручылар конкурсы – дөньяның төрле җирләренә сибелгән татар халкын бергә җыючы чара.

«Татар моңы» беренче адымын 2008 елда сайлап алу турлары белән ясады, 2009 елда аның беренче нәтиҗәләре игълан ителде. Якын-тирәләрдән генә башланган конкурс тора-бара Татарстаннан тыш, Ульяновск өлкәсе, Мари Эл Республикасы, аерым алганда Йошкар-Ола шәһәренә, өч ел дәвамында Мәскәү, Новосибирск, Екатеринбург, Киров өлкәләрендә, Чуашстан Республикасына барып җитте. Алай гына да түгел,  БДБ илләренә чыгып, Ташкентта, Киевта, Казахстанда да бәйгеләр уздырылды.

Әлеге  телевизион яшь башкаручылар конкурсы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы, шул вакыттагы мәдәният министры Зилә Вәлиева тырышлыгы белән башланып китте. Бөтендөнья Татар конгрессы, Мәдәниятне үстерү фонды, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Салават» җыр театры белән гамәлгә ашырылды.

Конкурсның максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең милли-мәдәни кыйммәтләргә мәхәббәтен тәрбияләү, аларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү, татар халык җырларын, профессиональ музыканы үстерү һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша пропагандалау. «Татар моңы» Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерү Фонды, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Салават” эстрада театры”, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә  уздырыла.

“Татар моңы-2012” конкурсы 2012 елның июнь аенда старт алды. Әлеге бәйгенең беренче сайлап алу турлары Киров, Самара, Оренбург, Свердловск өлкәләрендә, Башкортостан һәм Чувашия республикаларында, Казан һәм Санкт-Петербург  шәһәрләрендә булды. Икенче һәм өченче сайлап алу турлары Казанда 8-9 октябрь көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында узды. Конкурста Россиянең 27 төбәгеннән,  шулай ук Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясе регионнарыннан һәм БДБ илләреннән ике меңгә якын яшь башкаручы катнашты.

"Татар моңы" дип исемләнгән IV Халыкара телевизион конкурсының Гала-концерты 4 нче декабрьдә 19:00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә узачак. Концертта конкурсның 2012 ел җиңүчеләреннән тыш, "Татар моңы"ның 2009-2011 ел лауреатлары тамашачыга үзләренең моңлы җырларын бүләк итәчәкләр. Шулай ук әлеге зур концертта  легендар җырчыларыбыз Римма Ибраһимова, Клара Хәйретдинова, Венера Ганиева һәм Зилә Сөнгәтуллина үзләренең укучылары белән чыгыш ясаячаклар. «Татар моңы» телевизион яшь башкаручылар конкурсының жюри әгъзалары Фердинанд Сәлахов, Рәсим Низамов, Резеда Галимова, Зөфәр Хәйретдинов, Ләйсән Закирова, Вил Усманов үзләренең матур җырларын тәкъдим итәчәкләр.

Шулай итеп, татар дөньясында иң абруйлы җыр бәйгесе белән, татарча, димәк, моңлы, үз тавышлары белән җырлаучы яшьләргә юл ачыла. Конкурсның эмблемасы символик мәгънәгә ия. Җир шарын ике яклап сөлгеләр ураган – бу инде җиһанның һәр почмагында талантлы милләттәшләребез яшәвенә ишарә, сибелгән милләттәшләребезне берләштерү –  конкурсның тагын бер җитди максаты.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20