Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Анонслар
16.01.2013

Табиблар кечкенә кызга Вест синдромы диагнозы куйган. Шул сәбәпле бәләкәчнең үсеше тоткарлана. Кызны Германиядә дәваларга ышандырганнар. Тик, анда бер миллион сумнан артык акча кирәк. Яшь гаиләнең мондый мөмкинлеге юк. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын 2012 елда тәмамлаган Миләүшә Сафина үзе яки әтисе язган җырларны башкара. “Хәзер кызым өчен генә җырлыйм. Мәрьям ярата минем җырлаганны, кушылып та җырлый. Сәхнәгә чыгу турында уйлаганым юк әлегә”, - дип сөйли яшь җырчы. 9 ай буе күкрәк астында йөрткәннән соң, йөрәк парәсен нәкъ табиблар фаразлаган вакытта, 31 нче гыйнвар көнне дөньяга тудыра. Шул көнне үк табиблар кечкенә Мәрьямнең сәламәт булмавын әйтә. “Врачлар родовая травма диделәр. Безнең бик каты бәрелеп, баш авыруы булды. Без дәваландык, безнең әйбәтләнде шикелле ул. Аннан соң аның 4 айга кадәр бик алга китеше сизелде. 4 айдан соң өянәге башланды, без аның нәрсә икәнен аңламадык. Казанга барып күренгәч, безгә эпилепсия, диделәр”, - диде Миләүшә. Мәрьямнең өянәге вакытын әни кеше табибларга күрсәтер өчен махсус төшергән. Андый газапларны сабыйга көненә 300әр тапкыр 10-15 минут буе кичерергә туры килә. Һәр өянәк вакытында нерв күзәнәкләре үлеп бара. Сабыйны хәзер камыр белән чагыштырырга мөмкин. Умыртка баганасына бик нык зыян килгән. Хәзер эпилепсия өянәкләре айга бер була, тик аеруча куркыныч формада. Әлегә Мәрьямнең әтисе генә эшли. Миләүшәгә гел бала янында булырга кирәк. Ана кеше Украинада церебраль параличны яңа алым белән дәвалаулары турында ишеткән. 10 сеанс үтәргә кирәк. Һәрберсе 150 мең сум тора. Тик, бу клиникага эпилепсия белән алмыйлар. Шуңа да, башта Германиягә барып, өянәкләрне туктату зарур. Изге кешеләр ярдәме белән тиз арада акча җыеп бетереп, вакытында өлгерсәләр, авыруны тулысынча бетереп була, диләр. Элемтәгә керү өчен телефон: 8-9625559064


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20