Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости

Айгөл Бәйдретдинова: “Кайбер чакларда камера алдында йөрәк жу итә”

«Татарстан хәбәрләре» тапшыруының алып баручысы һәм хәбәрчесе Айгөл Бәдретдинова 7 елдан артык «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә эшли. Айгөл белән ТНВдагы эшчәнлеге һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.

— Айгөл, үзең белән таныштыр әле. Кайда тудың, нинди гаиләдә үстең?

— Мин Казанда тудым. Әтием — төзүче, әнием — сатучы. Бүген инде икесе дә лаеклы ялда, әмма һаман да эшлиләр. Абыем да әти эзеннән китте, төзелештә эшли. Ике улы бар.
— ТНВ каналына ничек урнаштың? Ни өчен «Татарстан хәбәрләре"н сайладың?

— ТНВ каналына, ялгышмасам, университетның 2−3нче курсында укыганда, практика узарга дип килдем. Ул чагында «Хәерле иртә» (бүген ул «Манзара») тапшыруына сюжетлар эшли идем. Укуны тәмамлагач, рәсми эшкә урнаштым. 3 ел һава торышын алып бардым. Аннары «Хәбәрләр» тапшыруында кастинг уздырдылар, үземне шунда сынадым. Шулай итеп, «Татарстан хәбәрләре» тапшыруын алып бара башладым. Ни өчен килдем? Миңа оперативлык, төрле җирдә булу, һәр көн яңа кешеләр белән аралашу ошый. Хәбәр жанрын да, иҗади темаларны да яратам.
— Тележурналист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Үз эшен чынлап торып яратырга тиеш, чөнки ул бик күп вакытны ала. Яллар турында онытырга туры килә. Хәбәрләр һәрвакыт позитив булмый, шуңа күрә үзеңне кулда тоту, хисләргә, провокацияләргә бирелмәү, тыныч караш, аек акыл кирәк. Тележурналист фактлар белән эш итәргә тиеш. Кешеләрне психологик яктан тою да бик мөһим. Тагын да зур нәрсә: башта ботка булмасын өчен юк-бар нәрсәгә игьтибар бирмәү.
— Туры эфирда эшләгәндә көтелмәгән хәлләрнең булганы бармы? Андый хәлдән ничек чыктың?

— Ууу, бихисап! Нинди генә хәлләр булмый, кайсыларын сер итеп калдыру да кирәктер (көлә). Әйтәсе сүзне онытып, камерага карап берничә секунд аптырап утыру да була. Беркөнне спорт алып баручысы эфирга чак төшеп җитте. Ул урынына утырганчы, миңа сүзләрне сузыыып-сузыыып, табигый булмаган рәвештә сөйләргә туры килде. Эфирда видео бара иде, мин кадр артында сөйлим. Ул шундый мәзәк иде: мин берни булмагандай сөйлим, ә спорт алып баручысы кабалана-кабалана микрофон каптыра. Аннары режиссер икебезне дә эфирга биргәч, көләсе генә килә бит, ярамый. Иягемне көчкә кысып түздем. Эфирдан алгач, рәхәтләнеп көлдем инде.
— Кадрда үзеңне тоту буенча киңәшләрең?

— Табигыйлык кирәк. Текстны аңлап, үзең аша кичереп, сөйләү мөһим. Бу вакыт белән килә. Һәрвакыт нәрсәгәдер өйрәнергә кирәк. Әле хәзер дә кайбер чакларда камера алдында йөрәк жу итә.

— ТНВ каналында яратып караган тапшыруың?

— «Хәбәрләр», әлбәттә, «Таяну ноктасы». Калганына өлгермим. Телевизор карамыйм мин.

— Журналист булмасаң, кем булыр идең?

— Эколог булыр идем. Табигатьне яратам, аны кызганам да.
— Хәбәрчеләр арасында дуслык ни дәрәҗәдә көчле? Бәйрәмнәрне бергә үткәрәсезме?

— Әйе, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез — эштә. Дуслык — зур байлык ул. Хезмәттәшләр арасында — хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт. Коллегаларымда юмор хисе көчле, эшләве күңелле, рәхәт. Алай булмаса, эшләп тә булмас иде. Уртак шаяртулар белән көн сизелми дә үтеп китә.

- Ни өчен син ТНВны яратасың?

— ТНВ — ул мине университеттан ук сыендырган икенче йортым. Ул миңа яраткан эшем белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Ышаныч тудыра, чөнки аның тарихы, төпле нигезе бар.

— Тормышта һәрвакыт максатларыңа ирешәсеңме?

— Минем начар ягым бар: мин булдыра алмаган әйберләр турында хыялланмыйм, каядыр ашкыну, омтылу юк. Бу начар сыйфат дип саныйм, чөнки үзеңә ышану — уңышның 50 проценты. Әмма мин агым буенча барырга яратам. Аның каравы — булганына сөенеп яшим. Ничектер үзеннән-үзе ирешелә. Максатка да түгел, теләкләр тормышка аша. Әлбәттә, сиңа кирәкле әйбер булса.

— Айгөл, тәүге тапкыр кайчан гашыйк булдың?

— Иң беренче тапкыр 23 яшьтә гашыйк булдым. Бүгенге көндә без ул егет белән аралашмыйбыз.

— Әлегә кадәр кияүгә чыкмавыңның сәбәбе нидә? Гомумән, бу хакта фикерләрең белән уртаклаш әле.

— Кияүгә чыкмавыннан оялган кешене аңламыйм. Гомумән, аларга елмаеп карыйм. Татарларда фәлән яшьтә шулай, фәлән яшьтә болай булырга тиеш, дигән үзенә күрә бер программа бар. Бернинди «тиеш» тә юк, андый әйберләр бернинди законда да, кодекста та язылмаган. Кеше иртә кияүгә чыгарга тели икән, чыксын. 15 яшьтә бала табарга тели икән, тапсын. Кешене гаепләргә ярамый. Кеше үз хаталарын үзе танырга, тормышын үзе көйләргә тиеш.

— Бүген очрашып йөргән кешең бармы?

— Сөйгән егетем бар, мөнәсәбәтләребез турында сөйләргә теләмим, бу — шәхси. Ләкин шуны әйтә алам: мин хыялымдагы кешемне, чын мәхәббәтемне очраттым. Менә инде дүрт ел очрашып йөрибез.

— Бүләкләр кабул итәргә яратасыңмы?

— Яратам. Ә шулай да минем өчен иң зур бүләк — игътибар, вакытында әйтелгән сүз.

Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин