Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама

Алмаз Гафиятов: “Батырлар” – халык тапшыруы

7 октябрьдә «Яңа Гасыр» телеканалына «Батырлар» тапшыруы кайтты. Озак вакыт күрсәтелмичә торганнан соң тапшыруның үз тамашачысы булырмы? «Батырлар"ның стиле нинди булыр һәм ул кабат ябылмасмы? Бу хакта без тапшыруның алып баручысы Алмаз Гафиятовтан сораштык.

 — Беренче чиратта, сезне «Батырлар» тапшыруының «Яңа Гасыр» телеканалына кайтуы белән тәбрик итәсе килә. Бу безнең татар халкы өчен бик әһәмиятле, якын тапшыру. Сез дә көрәш җанатары буларак бу тапшыруга сусаган булгансыздыр.

— Рәхмәт! Сүземне «Батырлар"ның тарихыннан башлыйсым килә. Тапшыруны башта Фәнис Камал, аннан соң әти Атлас Гафиятов алып барды. Озак еллар тапшыру Айдар Шәймарданов исеме белән бәйле булды. Батырлар тапшыруы минем өчен яңа проект түгел, чөнки мин анда үземне сынап караган кеше. Телевизион карьера көрәш чараларын яктыртудан башланып китте дисәң дә була.

— Әйе, мин балачактан көрәшеп үстем. Әти дә Россия күләмендәге хөкемдар. Мәктәп елларында җитди җәрәхәтләр алганчы көрәшә идем. Шул сәбәпле, көрәш карьерасын дәвам итә алмадым. Мондый төр тапшыруга тамашачының да сусаганы сизелеп тора. Җитәкчеләр дә, көрәшне яратучылар да, көрәшчеләр үзләре дә аны кабат телеэкраннарда күрергә теләде. Рус телендә чыгучы «Спорт-тайм» тапшыруында көрәш темасын кертергә тырышсак та, монда килгән көрәшчеләр «Батырлар» тапшыруын сорый иде. Һәм, ниһаять, ул телеэкраннарга кире кайта.

 — Тапшыруның эфирга чыгу сәбәбе нидә?

— Сәбәпче итеп «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, Татар көрәш федерациясе һәм аның җитәкчесе Марат Әхмәтов, Көрәш федерациясе башкарма директоры Рәвил Хайруллин һәм тамашачы тырышлыгын әйтер идем. Бөтен факторлар бергә туплангач, әлеге милли тапшыруның яшәргә хакы бар дигән фикергә килдек. Аны аерым бер кешеләргә генә юнәлгән дип әйтмәс идем, чөнки ул татар халкының холкын, үзенчәлеген чагылдыра. «Батырлар» — көрәшнең бренды! «Җырлыйк әле» тапшыруын, «Адәм белән һава» тапшыруыннан соң да көтеп торучы үз тамашачылар булу зур куаныч.

 — Батырлар тапшыруы һәрвакыттта да тамашачы тарафыннан аерым бер игътибарда. Тапшыруның алып баручысы буларак дулкынлану хисен кичерәсезме?

— Алып баручы буларак дулкынлану кичермим. Алдан хәбәрче булып йөргәндә мин күбрәк дулкынлана идем. Хәзер инде шомардым, тәҗрибә тупладым. Яңа әйбер булганда дулкынлану хисе була, әлбәттә, әмма җитди түгел, һәрхәлдә калтыратмый.

 — Тапшыруда нинди темалар күтәреләчәк? Нинди юнәлешкә игътибар бирәсез?

— Яңа графикалар ясалды, студия яңартылды, ләкин күп әйбер үзгәрсә дә, асылы шул ук калды. Спорт чараларыннан сюжетлар тәкъдим ителәчәк, кызыклы һәм бүгенге көндә актуаль булган көрәшчеләр белән әңгәмәләр урын алачак. Тапшыруның төп кыйбласын үзгәртмибез, ул татар көрәшен төрле яклап ачуга хезмәт итәчәк.

 — Беренче чыгарылыш нинди вакыйгага нисбәтле яздырылды?

— Ул «Күчмә халык уеннары"на багышланды. Безнең спортчылар ярышларда батыр калды. Шуңа күрә, беренче чыгарылышны зур җиңүләрдән башлап җибәрергә булдык. Җиңүчеләр, көрәш федерациянең башкарма директоры Рәвил Хайруллин ТНВга килеп үз фикерләре белән уртаклашты.

 — «Батырлар» тапшыруының кире кайтуы аның халыкка кирәк булганын исбат итә. Сез аның киләчәге турында нәрсә уйлыйсыз?

— Миңа калса, тапшыруның гомере озын булачак. Аның белән янып йөрүче кешеләр, үз тамашачы булганда, матди ягы да исәпкә алынганда, тапшыру күп еллар әле халыкны сөендереп яшәр дигән өмет бар. «Батырлар» — халык тапшыруы!

 — Телевидение һәм спорт журналисты булырга теләүчеләргә һөнәрнең асылы нидән гыйбәрәт булганын аңлау зарур. Сезнеңчә ул нинди сыйфатларны үз эченә ала?

— Спортны тирәнтен аңлап, төптән фикер йөртергә өйрәнергә кирәк һәм, әлбәттә, телевидениедә эшләү үзенчәлеген белү мәҗбүри. Мәсәлән, «Батырлар» тапшыруын алып барганда миңа «Спорт-тайм», «Ак Барс"ның туры эфирлары һәм тәҗрибәм булышачак. Боларның барысы да була торып, телевидениедә эшләү үзенчәлеген белмәсәң, тапшыруны алып барып булмый.