Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама

Ләйсирә Фазлыева: “ТНВ язмышымны үзгәртте”

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалындагы «Нәсыйхәт» рухи-мәгърифәтчел тапшыруы 2003 нче елдан бирле эфирга чыга. «Безнең телевидение мөселман аудиториясе ихтыяҗларына гел игътибарлы булды. Шуңа күрә „Нәсыйхәт“ тә - ТНВ телеканалы эшли башлау белән оешкан тапшыруларның берсе», — ди тапшыруның мөхәррире Ләйсирә Фазлыева.

— Ләйсирә, ни өчен нәкъ менә дини тапшыруны сайладыгыз?

— «Нәсыйхәт» тапшыруына мөхәррир итеп көтмәгәндә куелдым. Ул вакытта сәяси-иҗтимагый тапшырулар дирекциясенә күченеп, сәясәт темасын ничек яктырта алырмын микән, дип борчылып йөргәндә, мөселман тапшыруының мөхәррире булырсың, диюләре, тагын да ныграк хафага салганы хәтердә. Чөнки дини өлкәдән бик ерак идем. Шуңа күрә мөселман журналистикасын үзем сайладым, дип әйтә алмыйм. Ул мине сайлады. Хәзерге карашларым күзлегемнән: Аллаһ миңа Үзе шушы юлны «Нәсыйхәт» тапшыруы аша ачты. Моның нинди могҗиза, олы бүләк икәнлегенә яши-яши төшенәм. Шуңа да ТНВда эшләү язмышымны үзгәртте, дип әйтергә мөмкин.

— Дин белән кызыксынучылар күпме?

— Күпме икәнлеген төгәл әйтә алмыйм, моны санаучылар бардыр, дип тә уйламыйм. Әмма Ислам дине таләп иткәнчә яулык бәйләүче ханымнар, Рамазанда ураза тотучылар, Корбанда корбан чалдыручылар, мәчетләрдә намаз укучылар һәм мәдрәсәләрдә укучыларның саны артканлыгын үзегез дә күрәсездер. Һәм бу дин белән кызыксынучылар гына түгел, ә аны яшәү рәвеше иткән кешеләрнең күбәяюенә дәлил, дип саныйм.

— «Нәсыйхәт» тамашачылары ТНВ аудиториясенең күпме өлешен тәшкил итә?

— ТНВ аудиториясен өйрәнүче оешма гына әйтә аладыр бу мәгълүматны. Әмма «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалын күбрәк татарлар караганын һәм милләттәшләребезнең үзләрен мөселман санавын исәпкә алсак, аудияториянең шактый өлеше дин тематикасы белән кызыксынадыр, дип уйлыйм. Мәсәлән, тапшыру төшерү нияте белән барган һәр җирдә безне беләләр: теге яки бу дин белгече белән булган әңгәмәләребез турында өстәмә аңлатма сорыйлар, тәкъдимнәрен, сорауларын җиткерәләр. Бу Татарстан авылларында да, Россия шәһәрләрендә дә шулай. Һәм бу олы яшьтәге кардәшләребез генә түгел. Югыйсә, дини тапшыру «ТНВ-Татарстан» каналында көндезге эфирда бара. Күрәсең, татар мөселманнары арасында «ТНВ-Планета» популяр, анда «Нәсыйхәт» атнага берничә тапкыр һәм ял көннәрендә дә күрсәтелә.

— Ләйсирә, сез дин әһелләре белән еш аралашасыз. Татарстандагы Исламның үзенчәлеге нәрсәдә?

— Гади мөселманнарга килгәндә, алар бик ачык, кунакчыл, еш елмаючан һәм динне тотуда бик таләпчән. Ә дин белгечләре бездә бик гыйлемле. Тапшыру чыгарылышларына темаларны сайлаганда менә шушы ике юнәлеш геройларын күрсәтергә тырышабыз. Бер яктан, дин белгечләре Исламны аның кануннары, фәлсәфәсе аша ачса, икенче яктан, гади мөселманнар — дин кушканча яшәүчеләр мисалы аша Исламны күрсәтергә омтылабыз. Чөнки безнең динебез ул китап итеп кенә укый торган инану түгел, ул безнең тормышыбыз: үзара мөнәсәбәтләр, туклану, эш урыны, юл кагыйдәләре һ.б. Мондый бәхет ачкычын аның ияләре үрнәге аша күрсәтми мөмкин түгел.

— Ислам динен төрле кеше төрлечә аңлый, кабул итә. Кем өчендер ул — яулык бәйләү, икенчеләр аны ураза тоту дип уйлый. Сезнең өчен дин нәрсә ул?

— Ислам динен тотып яшәүче өчен ул — яшәү рәвеше. Минем өчен дә шулай. Сез санап киткән мисаллар, алар — диннең тышкы билгеләре, формаль билгеләре, дип тә әйтер идем. Чөнки Аллаһка ышанган һәм дин таләпләренә буйсынган кешене башка сыйфатлар аша белергә була: ул һәр очракта гадел, беркайчан да алдамый, мөмкин булганча юмарт, мөгаләмәдә тыныч, ягымлы һәм көләч йөзле. Гомумән, позитив кеше. Бу билгеләр, инану аша күңел тынычлыгын тапкан, яшәү мәгънәсен аңлаган бәхетле кешене тасвирлый. Дини таләпләр менә шундый кешене тәрбияли. Үзебезнең гаилә тарихыннан бер очракны мисал итеп китерәсем килә. Латыйфа әбиемнең инде мәрхүм әтием Наил белән авырлы булганда шалкан ашыйсы килгән. Ә шалкан колхоз басуында үскән. Әбием, ире — минем бабам Нөрмөхәммәттән, шул шалканны өзеп, алып кайтып бирүен сораган. Һәм бабам нишләгән, дип уйлыйсыз?! Ул: «Колхоз басуы шәхси бакчабыз түгел, сиңа харам ризык ашатасым юк,» — дип, әбиемнең теләген үтәмәгән. Чыннан да, колхоз басуы, безнең заманча фикерләү буенча, ул хуҗасыз җир түгел, аның хуҗасы колхоз рәисе дә түгел, ә шушы колхозга кергән һәр кешенеке. Димәк, аннан бер шалкан өзәсең килсә, аларның һәрберсенең рөхсәте кирәк. Алар риза булса, шалкан сиңа хәләл ризык була. Менә бу — Ислам дине! Хәзер без шушындый фәлсәфә белән яшәсәк, тормышыбыз нинди булыр иде, ә?.. Коррупциягә каршы дәүләт кануннарында ихтыяҗ булмас иде.

-Ләйсирә, киләчәккә нинди өметләр баглыйсыз?

— Бар нәрсә дә - Аллаһтан. Хәтта безнең уйларыбыз да, дип ышанам. Шуңа күрә «Нәсыйхәт» тапшыруы сценариесының беренче хәрефен язганда ук, төшерергә чыгып киткәндә дә эшемне Аның ризалыгы өчен дип ниятлим. ТНВ каналының киләчәге булырына өметләнәм. Югыйсә, татар мөселманнары турында ана телендә тагын кем күрсәтер?! Әлбәттә, «Нәсыйхәт» тапшыруын тагын да сыйфатлырак, халыкка якынрак итеп әзерләргә кирәк. Моның өчен безгә татар журналистлары кирәк. Эшләргә теләге булган яшьләрне өйрәтәбез, рәхим итсеннәр.