Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама

Миләүшә Сибгатуллина белән әңгәмә

«Яңа гасыр» телеканалында әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясен җитәкләүче Миләүшә Сибгатуллина 1971 елның 24 апрелендә Теләче районы Алан авылында туган.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт университетының филология һәм тарих факультетында укый. Миләүшә Сибгатуллина — ИЯЛИ аспиранты, филология фәннәре кандидаты.

Хезмәт юлын ул 27нче татар гимназиясендә башлый. Биредә Миләүшә тарих укытучысы булып эшли. Аннан соң НКЦда мәдәният бүлеге мөдире вазыйфасын башкара. Гомеренең 20 елын Миләүшә телевидениегә багышлаган. 1999 елдан бирле ул «Яңа гасыр» каналында «Таң җилләре аша», «Хәерле иртә», «Манзара» тапшыруларын алып бара.

—  Миләүшә, 20 ел буе бер урында эшләү ялыктырмадымы?

—  Юк, әлбәттә. ТНВ туган йорт шикелле. Телевидениегә эләккән кеше моннан китә алмый. Өйгә кайткач та, шуның белән яшисең.

—  ТНВны ни өчен яратасың?

—  Һәрвакыт яңалыкка омтылганы, үз фикереңне әйтергә мөмкинлек биргәне, әдәби татар телендә сөйләшү ихтыяҗын канәгатьләндергәне, яңа кешеләр белән танышырга мөмкинлек биргәне өчен яратам!

—  Күптән түгел әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясенең җитәкчесе итеп билгеләндең. Бу өлкәдә нинди үзгәрешләр көтелә?

—  «Яңа гасыр» каналында милли тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, фольклорны яктырткан эчтәлекле тапшырулар күбрәк булуын теләр идем. Шулай ук тамашачыларның күңелен күтәрә торган позитив һәм шул ук вакытта уйланырга, фикерләргә этәрә торган шоу-программа да кирәк. Тапшырулар замана таләпләренә туры китереп, тамашачылар белән интерактив аралашу форматында барса, алар тагын да кызыклырак һәм мавыктыргыч тоелыр иде. «Башваткыч» тапшыруында да үзгәрешләр көтелә. Хәзер тамашачыларның да уенда катнашу мөмкинлеге булачак.

—  Бәйгеләр булачакмы?

—  Булачак! 1 марттан 20 апрельгә кадәр «Талант» дип аталган бәйге старт ала. Креатив, заманча, яңа идеяләре булган талантлы шәхесләрне бәйгедә катнашырга чакырабыз. Бәйгенең максаты — татар телендә яңа тапшырулар туплау, яңа формат булдыру, кызыклы идеяләрне ачу. Бәйге өч юнәлештә - тарихи, әдәби-музыкаль, шоу-программа юнәлешләрендә үткәрелә. 25−30 минутлык тапшыруларның концепциясен безгә тәкъдим итәргә, пилот проектын төшереп, pr_tnv@mail.ru адресы буенча «Яңа гасыр» каналына юлларга кирәк. Шәрәфле жюри әгъзалары җиңүчене билгеләгәннән соң, әлеге проект каналда күрсәтеләчәк. Бу — иң зур бүләк. Башка катнашучылар да буш калмаячак. Аларны призлар һәм сюрпризлар көтә. Әлеге бәйгедә татар әдәби телендә сөйләшкән, тарихыбыз, милли гореф-гадәтләребез белән таныш булган һәрбер иҗади шәхес катнаша ала.

—  Миләүшә, хәзер «Манзара"да эшләмәгәч, тамашачы сине телеэкраннардан күрмәячәк. Яңа тапшыру алып барырга теләр идеңме? Нинди булыр иде ул?

—  Турыдан-туры эфирда тамашачы белән аралашу мөмкинлеге булган кызыклы шәхесләр белән бәйле берәр шоу-программа проекты эшләү хыялы бар.

—  ТНВдагы остазларың кемнәр? Яшьләр арасында кемнәрнең эшләве ошый?

—  Остазларым — Гөлнара Зиннәтуллина, Илдус Кәримов. Үз урыныма «Манзара"га әзерләгән Луиза Закирова, аннан соң Венера Иванова, Айгөл Бәдретдинова, Илдар Сафиуллин, Әдилә Сәфәрова һәм башкалар ошый.

—  Гаиләң турында да сөйлә әле. Ирең белән ничек таныштыгыз? Ничә бала үстерәсез?

—  Тормыш иптәшем Илһам белеме буенча энергетик, төзелеш компаниясендә директор урынбасары булып эшли. Ике малай үстерәбез: Кәримгә - 13, Хәкимгә 8 яшь. Илһам — Казан егете. Аның белән «Дулкын» радиосында таныштык. Ул да минем кебек үк татар моңнарына, сәнгатенә, әдәбиятенә гашыйк кеше. Өйләнешкән елларда Илһам татар телендә камил сөйләшмәсә дә, хәзер әдәби татар телендә сөйләшә, аралаша. Балаларда да милләтебезгә, телебезгә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Гадәттә, ир белән хатынның берсе ут, икенчесе су була. Безнең очракта мин — ут. Ә Илһам чын ир-ат буларак, утны сүндермичә, ышанычлы терәк булып, минем башка сыймаслык идеяләремне чынга ашырырга ярдәм итә.

—  Кәефеңне нәрсә төшерергә мөмкин?

—  Кайбер кешеләрнең синең ышанычыңны акламавы.

—  Миләүшә, син һәрвакыт елмаясың, көләсең. Елаган чакларың бармы?

—  Эштә дә, өйдә дә елаганым юк. Ләкин шигырь укыганда, җыр тыңлаганда елыйм…

—  Син кырысмы, әллә йомшакмы?

—  Мин усалдыр, улларыма карата да кырыс. Шулай да һәрбер кеше белән уртак тел табарга, кеше урынына үземне куеп карарга тырышам.

—  Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?

—  Бассейнга йөрергә, мунчага керергә, табигать белән аралашырга яратам. Чаңгыда чыгып китсәм, инештән Мишәгә кадәр барып җитәм. Шушы юлдан барганда, каршыма кар астыннан көртлекләр килеп чыга, куяннар йөгереп китә.

—  Өйдә нинди хуҗабикә син?

—  Узган ялларда тавык түшкәсе белән ананас пешердем. Өйдәге егетләрем гадәттә өчпочмак, бәлеш, мантый сорый. Ашауга бик таләпчән мин, хәтта иртәнге ашны да ашатырга тырышам.

—  Миләүшә, «Яңа гасыр» тамашачыларына теләкләрең?

—  «Яңа гасыр» каналы — телне саклаучы, милләтебезне берләштерүче зур көч! Каналның тамашачылары күп булсын!

Аквапарк Ривьера Программа Мин