Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости

Рамилә Сәхабетдинова: “Миндә ТНВ каны ага!”

Рамилә Сәхабетдинова 32 елдан артык «Яңа гасыр» телерадикомпаниясендә хезмәт итә. Аның эше — аеруча җаваплы, ул балалар белән эшли, «Шаян ТВ"ны җитәкли. Рамилә ханым балалар һәм яшьләр белән эшләүне Аллаһы Тәгаләдән килгән зур бүләк һәм сынау дип саный. Аның төп максаты — милли кадрлар әзерләү.

—  Рамилә апа, тәүге тапкыр телевидение бусагасын атлап кергән көнне хәтерлисезме?

—  Беренче тапкыр телевидениедә 9нчы сыйныфта укыганда чыгыш ясаганымны мәңге онытмам. Ул чорда безнең Яңа Рәҗәп урта мәктәбенең даны республикада гына түгел, Россиядә дә киң таралган иде. Үзенең мәктәп терлекчелек комбинаты, гектарлы яшелчә, җиләк- җимеш бакчасында эшләп мәктәптә иң актив бала булып үстем мин. Радио-телевидениеләрдә еш чыгыш ясый идек. Бу юлы да, гадәттәгечә, син яхшы сөйлисең дип, миңа иң күп сорауларны бирделәр. Мин тырышып барысына да җавап бирдем. Тик соңыннан оператор миңа ишарәләп, кулы белән түгәрәк күрсәтте. Ул тәмамларга кушкан икән. Ә мин сөйлим дә сөйлим. Татарстанның халык артисты Эльмира апа алып баручы буларак туктатып та карарга тырышты. Тапшыруның вакыты чикле, артык язарга ярамый. Ул вакытта монтажлау мөмкинлеге юк, ничек языла, шулай эфирга бирелә иде. Язылудан соң, миңа шактый гына шелтә эләкте. Мәктәп директоры, хәзерге вакытта академик, Россиянең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтовкә башка мин ТВга аяк та басмыйм дип, үпкәләп йөрдем әле.

—  Ә миңа калса, сезнең урын — телевидениедә! Шөкер, бүгенге көндә дә яшь буынга терәк булып, гөрләп эшлисез. Рамилә апа, ТНВда сезне кем каршы алды? Кемнәр белән эшләргә туры килде?

—  Язмыштыр инде, мәктәпне тәмамалауга, көтмәгәндә 17 яшемдә ГТРКга машинистка булып эшкә урнаштым. 32 ел инде яраткан эшемдә хезмәт куям. 32 ел — 32 секунд кебек кенә! Мине эшкә алган, ул вакытта җитәкчебез Тәүфик Кәмаретдин улы Сәгыйтовны, ул соңыннан генераль директор да булды, хәзерге вакытта радиокомитет җитәкчесе, күргән саен «Сезнең кул җиңел булды», — дип көләм. 32 ел минем өчен 32 секунд кебек кенә тоела. Сизелми дә узып китте. Читтән торып Казан дәүләт университетының татар журналисткасы бүлеген тәмамладым, аннары режиссер ярдәмчесе, 10 ел балалар өчен тапшырулар редакторы булып эшләдем. Ә «Яңа гасыр» телевидениесе ачылгач, мине балалар һәм яшьләр редакциясенең җитәкчесе итеп куйдылар. Миңа танылган журналистлар, режиссерлар, затлы шәхесләр — сәнгать әһелләре белән озак еллар эшләү һәм аралашу бәхете тәтеде. Фаил Мөхәммәтов, Владимир Булычев кебек журналистларның, режиссерлар Лилия апа Нигъмәтова, Флера Бикмурзина, оператор Илдар Шәмсетдинов, журналистлар Гөлнара апа Зиннәтулллина, тавыш режиссеры Флора Нигъмәтуллина кебек шәхесләр — татар телевидениенесенең легендалары. Университетта миңа Флорид Әгъзамов, язучы Мөхәммәт Мәһдиев, күренекле галимнәр Флера апа Сафиуллиналар теория бирсә, ул белемнәрне телевидениедә эшләп практикада ныгыта алдым. Кечкенәдән үк кушаматым да корреспондент иде. Фотога төшереп, үземнең мәкаләләргә фотосүрәтләрне үзем төшерә идем. Төннәрен мәктәп фотолабораториясендә үткәргән чаклар күп булды.

—  ТНВда эшләүче яшьләр өчен сез — әни, остаз, чөнки кечкенәдән аларда телевидениегә мәхәббәт тәрбияләдегез. Хәзер алар үзләре дә тапшырулар алып бара.

—  Университетны тәмамлагач, «Тамчы» дигән тапшыру ачтык. Аны балалар үзләре алып барды. Соңрак аларны сюжетлар эшләргә өйрәтә башладык. Иң беренче состав: Алинә Хәмитова (Лондон), Айсылу Лерон («Татар радиосы»). Аннары аларга Роза Әдиятуллина («Татарлар»), Гөлназ Газизҗанова («Шаян ТВ»), Альбина Насыйрова («Бала-сити» үзәге җитәкчесе) һ.б. кушылды. Берничә елдан соң «Яшьләр тукталышы» ачылды. Иң беренче алып баручылары — Иделия Марс (Майами), Ленар Фәйзетдинов («Теория Дарвина» үзәге җитәкчесе), Марсель Әхмәдуллин, Раил Өметбаев, Зөлфәт Зиннуров («Башваткыч») һәм бик күпләр. Аларны санап бетереп булмас. Шунысы шатлыклы: күбесе ТНВ да эшли.

—  Балаларны нинди таләпләр буенча сайлыйсыз? Ялгышкан чакларыгыз булдымы?

—  Элек татар гимназияләре санаулы гына иде, «Сәләт» кебек оешмалар да юк иде. Без балаларны мәктәптән мәктәпкә йөреп, очрашулар үткәреп, иншалар яздырып, интервью биргәндә, яхшы җавап биргән балалар арасыннан сайлый идек. Хәзер дә шулай эшлибез, кайвакыт кастинглар да оештырабыз, социаль челтәрләрдән дә табабыз. «Сәләт», «Идел» яшьләр оешмалары оештырган бәйгеләрдә, лагерьларда еш булабыз. Мөмкинлекләр ачылды. Әйтик, элек Казанда яшәүче балалар гына алып баручы иде. Хәзер республиканың күп кенә район, авыл җирләреннән киләләр, катнашалар. Безгә татар телендә фикер йөртә белә, сөйләм теле, дикция, импровизация, оештыру сәләте, тиз генә уйлап таба ала торган балалар кирәк. Гадәттә, тормышның төрле өлкәләре белән кызыксынган актив балалар бар җиргә дә өлгерә. Ялгышкан чакларыбыз булды дип хәтерләмим. Телевидение серләренә 5 яшьтән өйрәнеп, 10нчы сыйныфны тәмамлагач, башка юлдан китүчеләр дә бар. Минем аларга үпкәләргә хакым юк. Яшьрәк вакытта бик борчыла идем, хәзер бит балалар берсеннән-берсе сәләтле. Алар республика телевидениесендә генә түгел, ә Федераль каналларда да уңышлы чыгыш ясый. «Голос» бәйгесендә катнашкан Сәйдә Мөхәммәтҗанова да бездә алып баручы булды. Аннары телевидение мәктәбен үткән балалар сәхнәгә алып баручы ролендә чыга, мультфильмнарны татар телендә тавышландыралар. Энҗе Әхмәтҗанова белән Азамат Зәйнуллин менә дигән артистлар! Хәзерге заман татар баласы ул бар яктан да сәләтле. Мин аларга карап сокланам, горуруланам.

—  Сез татар телле тележурналистларны әзерлисез. Үсеп килүче буын өметлеме? Татар телендә эшләргә теләүче балалар, яшьләр күпме?

—  Хәзер телевидениедә икенче буын үсә. Алып баручыларның балалары бездә чыгыш ясый. Зөлфәт Зиннуров, Роза Әдиатуллина, Луиза Закирова, Гөлназ Газизҗановаларның балалары тапшыруларда актив катнаша. Әлбәттә, балалар һәм яшьләр белән эшләү - Аллаһы Тәгаләдән килгән зур бүләк тә, сынау да ул. Төп бурычым — милли кадрлар әзерләү дип саныйм. Телевидениене, үзегез беләсез, коллектив хезмәт. Бер генә чылбыр бушаса да, сыйфат кими. Бар яктан да үрнәк булырга тырышырга кирәк. Бу авыр хезмәттә барлык иҗат төркеме һәрвакыт ярдәмгә килә. Мин беркайчан да кадрда эшләүче балалардан зарланганнарын күргәнем юк. Безнең иҗат коллективы бердәм, тату гаилә кебек, Әлхәмдүллиләһи шөкер. Бик рәхмәтлемен һәм аларга хөрмәтем зур.

—  Балалар өчен ачылган «Шаян» каналына нинди өметләр баглыйсыз? Нинди планнар белән яшисез?

—  Быел искиткеч кеше, республиканың киләчәген чын йөрәктән кайгыртучы президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «Шаян ТВ» эшли башлады. Әлегә без «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» каналларында көн саен ярты сәгать эфирга чыгабыз. Максатыбыз — татар телен популярлаштыруга, үстерүгә зур өлеш кертү, чөнки тел өйрәнүдә Интернет һәм телевидение — төп чараларның берсе булып тора. Тапшыруларны карап, читтә яшәүче милләттәшләребез дә татар мохитенә тартылыр иде.

Киләчәктә тәүлек буе татар телендә эшләячәк «Шаян ТВ» — балалар өчен генә түгел, әти-әниләр, укытучылар өчен дә күптән көтелгән зур бүләк. ТНВ каналы үз канаты астына балалар каналын алды. «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов — бу зур эшнең башлап йөрүчесе. Җаваплы һәм авыр чорда бу эш безгә йөкләнелгән икән, без аны югары дәрәҗәдә башкарып чыгарырга тиеш дип уйлыйм. Бер йодрыкка татарның сәләтле балаларын, яшьләрне туплап, бөтен дөньяга сөйлисе, күрсәтәсе килә. Күптән түгел генә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында акыллы буын белән очрашып кайттык. Очкынлы күзләрне күреп шатландык. Укытучылары белән белем бирә торган кызыклы проектлар уйлап тапканнар. Алар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итәчәкбез.

—  Бүгенге көндә сезне борчыган мәсьәләләр бармы?

—  Бүгенге көндә татар журналистикасы язмышы борчый, әлбәттә. Бу сорау Дәүләт Советының тел комиссиясендә дә күтәрелде. Мин кечкенәдән яшь хәбәрчеләр өчен оештырылган төрле бәйгеләрдә катнашып үстем. Атаклы журналистлардан үзең язган мәкаләгә бәя алу — үзе бер стимул иде. Иң яхшы язучыларны «Артек», «Орленок» кебек мәртәбәле лагерьларга юллама белән бүләкләделәр. Гел язасы гына килеп тора иде. Безнең балалар, яшьләр өчен әзерләнгән тапшыруларда милли кадрлар буенча әлегә кытлык юк. Бүген мәртәбәле бәйгеләр арасында иң популяры «Алтын каләм» дип уйлыйм. «Идел» яшьләр оешмасы, «Иделем акчарлагы» яшь язучылар да чаралар үткәрә. Бәлки һәрбер гәҗит-журналларда яшь хәбәрчеләр мәктәбе оештырыргадыр?

—  Ни өчен сез ТНВны яратасыз?

—  «Яңа гасыр» телевидениесе — минем өчен яраткан эш урыны гына түгел, ә яшәү чыганагы дисәм дә, ялгыш булмас. Миндә ТНВ каны ага! Монда эшләүче һәрбер кеше хөрмәткә лаек. Чөнки телевизион тапшырулар — ул иҗат төркеменең уртак эш җимеше. Бер кадр 3 секунд булса, уйлап карагыз әле, ярты сәгать тапшыру өчен ничә кадр кирәк? Телевидение хезмәткәрләре бал кортларын хәтерләтә. Һәрбер тапшыруның үз караучысы, тамашачысы бар. Тамашачыларның һәр фикере кирәк, без моңа мохтаҗ. Теләгем — татар телен гаиләдә өйрәнеп, иман ләззәте белән яшәсеннәр иде. Тырыш булсаң, алны-ялны белмәсәң, телевидениедә узган еллар, айлар, еллар, сәгать, минут белән түгел, ә секундлар белән үлчәнә. Вакытның тиз үтүен бары тик үз эшеннән канәгать һәм бәхетле затлар гына тоя ала.

Рамилә Сәхабетдинова — «Яңа гасыр» телерадикомпаниясендә Балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсенең баш мөхәррире, балалар өчен ачылган «Шаян ТВ» телеканалы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты, мәгариф отличнигы.

Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин