Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Айда на ТНВ" Конкурс "Талант" Реклама

ТНВ йолдызлары өчен идеаль ир-ат нинди ул? (Сораштыру)

Хатын-кыз — ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Яңа гасыр» каналында эшләүче гүзәл затларыбыз арасында кызыклы сораштыру үткәрдек.

1. 8 март сезнең өчен нинди бәйрәм ул? Бу көнне нинди бүләк алырга теләр идегез?

2. Сезнеңчә, идеаль ир-ат нинди булырга тиеш?

3. Яраткан эшегездән кала сез тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?

Фәридә Төхвәтуллина («Сиңа миннән сәлам» тапшыруын алып баручы)

«8 март — минем өчен яз башланган көн, ниндидер якты, нурлы бәйрәм. Танылган шагыйрә Илсөяр Ихсанова да «Хатын-кыз башлый язны», — дип язган. Яз башында шундый бәйрәм булуы икеләтә күңелле.

Минем өчен иң зур бүләк — якыннарым: әнием, баларым, ирем hәм үземнең саулыгым. Аллаhы Тәгаләдән көн дә шуны сорыйм. Ә матди, җисми бүләкләргә килгәндә, балалар ул көнне концерт куя. Әнием пешергән «кырмыска оясы» торты белән чәй эчәбез, ирем Илшат үзенчәлекле сюрприз ясамый калмый. Ә иң сөенечлесе — ел да 8 март эш көненә туры килә. «Татарстан Яна Гасыр» каналы тамашачылары белән бәйрәм көнендә аралашу, кызыклы кунаклар белән әңгәмәләр — үзе Раббым насыйп иткән Зур бүләк.
Камиллеккә чикләр юк, диләр. Идеаль ир-ат турында фикер йөрткәндә, ул — ышанычлы, ярата hәм яраттыра белгән, тәвәккәл, гаиләсе өчен терәк, дусларына сердәш, якыннарына киңәшче, үзен, сөйгән ярын, әйләнә-тирәдәгеләрне хөрмәт итеп яшәүче, эшчән, тырыш кеше.
Аз гына буш ара булуга, китаплар укырга яратам. Күңелемә якын авторның китабын берничә кат укыйм хәтта. Мәсәлән, хәзер өстәлемдә Аяз Гыйләҗевның китабы, Зөлфәт, Хәррас Әюп әсәрләре дә кул астында гына. Ә тәмле итеп ашарга пешерү, гөлләр үстерү - монысы hәр хатын-кызга хас шөгыльләр. Театр-концертларга да еш йөрим, Әлхәмделлилаһи шөкер".

Рамилә Сәхабетдинова (балалар һәм яшьләр өчен тапшырулар иҗат берләшмәсе җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре)

«8 нче март бәйрәме — хатын-кызларның гына түгел, ир-атларның да күңелен күтәрә торган бәйрәм дип уйлыйм. Үз чиратыбызда без тагын да матур булырга тырышсак, алар тарафыннан язгы кояш нурлары кебек җылылык, игътибарлылык сизәбез. Шуңа да бу бәйрәм рухы озакка саклана.

Бүләкләрнең һәрберсенә мин бик шат. Истә калган бүләкләрнең берсе — тәүге тапкыр машина алу 8 нче март көненә туры килде. Минем өчен бу бик зур бүләк булды. Яраткан кешем бүләген кадерләп саклыйм, руль артында бик сакланып кына йөрим (көлә). Алыштырырга вакыт җитте, 8 нче мартны көтәм.

Идеаль ир-ат Аллаһы Тәгалә өчен яшәүче, тормышка җитди мөнәсәбәтле кеше. Шул ук вакытта юмор хисе дә булырга тиеш диеп уйлыйм. Идеальның да чамасы була, шуңа да бер-береңне аңлап тулыландырып бару, сабырлык белән акылны эшкә җигеп яшәү - үзе бер бәхет.

Телевидениедә 31 ел эшләү дәверендә бик күп кызыклы шәхесләр белән таныштым, аралашып яшибез. Кайбер сыйфатларын үземә үрнәк итеп алам, хоббиелары белән кызыксынам. Күптән түгел генә Башкорстан тауларына ел саен баручылар белән таныштым, планга кертеп куйдык. Ә болай без гаилә белән сәяхәтче бакалар (көлә). Улыма 3 яшь тулуга Татарстанны, Россияне иңләдек, аннары Франциягә «Диснейлэнд», Финляндиягә Санта Клаус янына бардык. Үткән җәйдә сугышта үлгән Хәлиулла бабай эзләре буенча Алманиянең 3 шәһәрендә булдык. Чөнки Айвар ел саен 9 май «Үлемсез полк» акциясендә катнаша. Иншалар язды, бабасы биографиясе турында тагын мәгълүмат өстәлде. Кая барсак та, милләттәшләребез белән очрашабыз, әлхәмдүллиләхи шөкер. Һәр атна саен табигатькә чыгабыз, чаңгыда шуарга яратам, ел әйләнәсендә йөзәм".

Роза Әдияутллина («Татарлар» тапшыруын алып баручы)

«Минем өчен ул — яз бәйрәме. Кышкы салкыннар — артта, алда — яңару чоры. Күңел канатлана, кояшлы җәйне зарыгып көтә башлыйсың. Ирем затлы чәчәк бәйләме һәм көтелмәгән бүләкләр бүләк итеп иркәләп бетерде безне. Шуңа күрә бу көнне мин аннан тагын сюрприз көтәм. Идеаль ир-ат — үз сүзендә нык торучы, эшен сүздә генә түгел, ә эш-гамәлләре белән күрсәтә торган ир. Әти-әнисен хөрмәт итеп, үз гаиләсенең нык терәге булырга тиеш. Мин кул эшләнмәләре белән шөгыльләнергә яратам, иремә бәйрәмгә носкилардан чәчәк бәйләмен үзем ясап бүләк иттем. Кызык булды. Рәсем ясарга яратам. Кызым белән технология дәресенә төрле кул эшләнмәләрен бергә әзерлибез».

Ләйлә Дәүләтова («Адәм белән Һава» тапшыруын алып баручы)

«Адәм баласы һәрвакыт сабый бала кебек бит. 8 марттан да, һәр яңа көннән дә мин һәрвакыт матур могжиза көтәм. Кирәкле бүләк, иң яхшысы — үзең сайлап алган бүләк һәрвакыт шатландыра. Шулай да хатын-кыз өчен иң кирәге — янында яраткан кешесе булу һәм ул кешенең һәрвакыт яратуын, кайгыртуын тоеп яшәү. Янәшәсендә хатын-кыз бәхеттэн нур чәчеп тора икән, димэк ул идеаль ир-ат! Ир-атка иң кирәкле сыйфат — һәр проблеманы үз җилкәсенә ала белү һәм хәл итә алу. Яраткан эшемнән кала, иң кызыклы, иң рәхәт, иң тәмле эш — ул Әни булу».

Әдилә Сәфәрова («Манзара» тапшыруын алып баручы)

«Бүләк нинди булса да, булсын. Ләкин җыештыру, ашарга пешерү белән бәйле булмасын. Бу көнне һәр хатын-кыз үзен гүзәл зат итеп хис итәргә тели. Ирләр романтиканы югалтмаска тиеш дип саныйм. Быел иремә алтын беләзек телим, дип турысын бәреп әйттем, чөнки бөтен беләзекләрем йә өзелеп, йә югалып бетте».

Гөлназ Гыйниятова («Татарстан хәбәрләре» тапшыруын алып баручы)

«8 март — минем өчен балачактан кадерле бәйрәм, әниләр көне булып күңелгә кереп калган. Иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Шуна да бик яратам. Кыш яз белән алышына, тереклек уяна, һәркем яңа уй-ниятләр белән яши башлый. Хатын-кыз чәчәккә мөкиббән инде ул, аны алдан әйтеп тә, заказ биреп тә булмый бит әле. Якыннарым һәрхәлдә чәчәксез калдырмас.

«Идеаль» дигән төшенчә белән бик килешеп бетмим. Беркем дә бу тормышта идеаль була алмый. Яхшы якларын күреп, үсендереп торсаң, кимчелекләренә күз йомсаң, иң мөһиме яратсаң - менә шул инде ул синең өчен идеаль кеше. Минем өчен бүген улларым һәм ирем — мине бәхетле итүчеләр.

Яраткан эшем — ТНВ, икенче яраткан эшем — ул гаилә. Ул да зур хезмәт. Буш вакытларымны якыннарым белән үткәрергә тырышам. Аларга тәмле итеп ризык әзерләү үземә рәхәт! Ял көннәрендә без чаңгыда, паркта, урманда яисә авылда. Хәрәкәтсез торган юк, балалар өчен иң зур үрнәк — ул әти белән әни!"

Айгөл Бәдретдинова («Татарстан хәбәрләре» тапшыруын алып баручы)

«Бәйрәмнәрне яратам димәс идем. Алар гел эштә үтә. Шулай да бу көнне ир-ат коллегаларның игътибары, комплиментлары, әлбәттә, кәефне күтәрә, шатландыра. Әгәр дә бу — Халыкара хатын-кызлар бәйрәме дип санала икән, туганнарымны котларга тырышам. Бу — үзенә күрә бер позитив. Әмма, алда әйткәнемчә, аерым бер зур бәйрәмгә санамыйм. Бүләккә иң әйбәте — яхшы компаниядә күңелле кич. Минем өчен идеаль ир-ат — ул минем ир-ат. Кем белән күңелгә рәхәт һәм тыныч. Тормышта иң мөһиме — сәламәтлек һәм илдә тынычлык».

Луиза Закирова («Манзара» тапшыруын алып баручы)

«8 март — минем өчен хатын-кызларны хөрмәтләү көне. Бу көнне һәрбер хатын-кыз чәчәк бәйләме алырга тели һәм көтә. Мин дә искәрмә түгел. Чәчәк бәйләмнәрен бик яратам. Бу көнне хатын-кызга чәчәкләр бүләк итәргә Аллаһы үзе кушкандыр. Идеаль ир-ат — ышанычлы, үз сүзендә тора белүче, ялганламый торган кеше. Идеаль да түгел, ә чын ир-ат ул! Яраткан эшемнән кала, мин балам белән шөгыльләнәм. Ул — минем тормышым, тормыш ямем, минем хоббием, бердәнберем. Бөтен вакытымны аңа сарыф итәргә тырышам. Әлеге вакытта тырыша-тырыша алфавит өйрәнәбез, әлхәмдүллиләхи».

Васил Загитович интервью на татарском Минимисс Уткэннэр сагындыра. Концерт 26 апреля Кос-Химия достижений 2 КОС_химия достижений