Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама

Васыйл Гарифуллин: “Яңа гасыр” каналы игълан иткән бәйге – уникаль күренеш”

Бу көннәрдә ТНВда профессор, КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васыйл Заһит улы Гарифуллин кунак булды. Билгеле булганча, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясеКФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу өчен максатчан грант оту буенча бәйге игълан итте. Васыйл Загитович белән шул хакта әңгәмә кордык.

—  Васыйл Загитович, «Милли медиа» дигән яңа профильнең максаты, юнәлеше нинди?

—  Абитуриентларны яңа милли медиа дигән яңа профильгә җыябыз. Аның хикмәте шунда: бүген яңа милли чаралар пәйда була яисә элекке милли мәгълүмат чаралары яңа форматта эшли. Әйтик, газета икән, аның сайты да чыга башлый, социаль челтәрләр белән дә хезмәттәшлек итә. Шуңа күрә журналист, ни генә әйтсәң дә, универсаль булырга тиеш. Ул үзенең әсәрен төрле форматларда, төрле жанрларда, төрле юнәлешләрдә төрле аудиториягә оператив рәвештә кызыклы итеп җиткерә торган белгеч булырга тиеш. Беренче чиратта, яңа технологияләр шартларында эшли торган заманча журналистлар әзерләүгә йөз тотабыз.

—  «Яңа гасыр» телерадикомпаниясенең максатчангрантынотубуенча оештырылган бәйгене, ТНВның генераль директоры Илшат Әминовның милли журналистиканы саклауда җаваплы адым ясавын ничек кабул иттегез?

—  Бюджет урыннары елдан-ел кыскара барды. «Алга таба нишлибез?» дигән сорауны ел саен төрле җыелышларда, конференцияләрдә, үзара аралашкан вакытта да гел күтәрә килдек. Бу сөйләшүләр ТНВ җитәкчелеген дә уйга этәргәндер. Чынлап та, нишләргә кирәк соң? Узган ел татар теле белән бәйле катлаулы вәзгыять тә килеп тугач, милли кадрлар әзерләүдә өстәмә киртәләр барлыкка килде. Ул инде электән килә торган киртәләр. Шуларның берсе — Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә бирү. Гомумән, милли кадрлар әзерләү өлкәсендә проблемаларыбыз бик күп. Әмма журналистикада мондый ук вәзгыятьнең килеп туганы юк иде әле. Бюджет урыннары бөтенләй бетерелә дигәч, Илшат Әминов аптырап калды. «Алай булырга мөмкин түгел. Безнең журналистиканы балта белән тамырыннан чабалармы?» — диде ул. Шушы реакция әлеге карарны кабул итәргә этәргәндер дип уйлыйм. Ул үзе дә безнең белән аралашып, студентлар әзерләүдә катнаша. Университетка бик еш килә, практик дәресләр алып бара. Моның никадәр әһәмиятле икәнен аңлый. Бигрәк тә бүгенге шартларда журналист урынына тегеннән-моннан килгән кешене алу мөмкин түгел. Ул мәктәп эскәмиясеннән үк шушы юнәләштә әзерләнә башлаган кеше булырга тиеш.

—  ТНВ — үз хисабына студентлар укытырга алынган беренче мәгълүмат чарасы. Ләкин бу телевизион журналистларга гына кагыла. Басма матбугат арасында үзләренә кадрлар әзерләргә теләк белдерүчеләр бармы?

—  Теләк белдерүчеләр бар, әлбәттә. Ләкин теләк — бер, ә финанс мөмкинлек — икенче әйбер. «Яңа гасыр» каналы игълан иткән бәйге — уникаль күренеш, Россиядә мондый хәлнең булганы юк. Нефтьчеләр үз хисабына нефть белгечләрен, банклар үзләренә икътисадчыларны әзерли. Алар — бай оешмалар. Милли кадрлар әзерләүне редакцияләргә генә өеп калдыру мөмкин түгел. Милли редакцияләребез болай да хәерче, бүгенге көндә очын очка ялгап баралар. Беренчедән, бюджет тарафыннан финанслана торган дәүләт программасы булырга тиеш. Икенчедән, бай редакцияләр дә бу эшкә кушыла ала. Ләкин моны физик затларга гына калдыру бик үк дөрес булмас. Журналист бит ул — ирекле, бәйсез һөнәр. Әйтик, берәр меценат яки олигарх үз хисабына журналистлар укытса, журналист укып чыккач, аның җырын җырларга тиеш була. Информацион сугышлар, информацион куркынычсызлык, дибез. Дәүләт бу шартларда үзенең информацион куркынычсызлыгын ничек тәэмин итә? Беренче чиратта, кадрлар әзерләп. Журналистларны ул укытып чыгарырга тиеш. Бу эшне башка кешеләр кулына калдырса, дәүләт үзенең информацион куркынычсызлыгын югалта дигән сүз. Андый дәүләтне информацион сугышларда җиңәчәкләр.

—  Бакалавриаттан соң магистратурага бару ни дәрәҗәдә мөһим?

—  Бакалавриатта студентлар дүрт ел дәвамында һөнәрнең нигезен үзләштерсә, магистратура кысаларында ике ел буе нинди дә булса өлкә буенча махсуслашалар. Әйтик, сәяси журналистика яки мәдәният белән бәйле рәвештә һәм башкалар. Телевизион журналистика махсуслашуы да бар. Аның мөһим тармагы — ул фундаменталь фәнни эзләнүләр белән бәйле. Шушы ике баскычны үтү - укытуның төп үзенчәлеге. Бүгенге студентлар беренче курстан ук үзләрен төрле редакцияләрдә сыный башлый. Ләкин безнең бер шартыбыз бар: гадәттә, телевизион яки радио журналист булырга җыенган кеше, беренче чиратта, газета практикасын узарга, текст белән эшли, әсәрен телебезнең бай чаралары белән яза белергә, сөйләм культурасын үзләштерергә, риторика нигезләрен белергә тиеш. Грант нигезендә укучы студентларыбыз исә «Яңа гасыр» грантын алгач, практик күнекмәләрен, беренче чиратта, ТНВ каналында алырга, эш юнәлешләрен төрле яклап үзләштерергә, коллективка студент чорыннан ук керергә тиеш булачак.

—  Васыйл Загитович, студентларыгызның ничә проценты укып чыкканнан соң үз һөнәре буенча эшкә урнаша?

—  Соңгы 10 елдагы күрсәткечләр буенча студентларыбызның 85 проценты журналистика өлкәсендә эшли. Ул журналист кына түгел, аңа якын булган пиар яки матбугат хезмәте дә, реклама тармагы да булырга мөмкин. Укып чыккан студентларның болай урнаша алуы — әйбәт күрсәткеч. Аннан соң алар эшсез йөрми, бездә эшсезләр юк.

—  Бюджет урыннарының булмавы проблемасыннан кала, Сезне тагын ниләр борчый?

—  Бердәм дәүләт имтиханы — безнең өчен проблема. Булачак журналистлар, шул исәптән татар журналистлары да рус әдәбиятын сайларга тиеш. Ләкин милли мәктәпләрдә, авыл мәктәпләрендә укучылар аны сайламый. Беренчедән, ул — шактый авыр имтихан. Икенчедән, универсаль имтихан түгел. Гадәттә, кеше төрле җиргә кереп карар өчен универсаль имтихан сайларга тырыша. Ә рус әдәбияты белән ерак китеп булмый, филология белән журналистиканы гына сайларга мөмкин. Юриспруденция, психология, икътисад һәм башка факультетларга биреп булмый. Ә җәмгыять белемен сайласаң, барысына да бирә аласың. Рус әдәбиятын бик нык журналист булырга теләгән кеше генә сайлый ала. Шуңа күрә әлеге имтихан потенциаль абитуриентлар санын шундук киметә. Бу — стандартлар белән бәйле рәвештә Мәскәүдән килә торган әйбер. Милли журналист, беренче чиратта, рус әдәбиятын белергә тиеш, дигән шарт куела. Бу — дөрес түгел.