Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019

“Яшьләр тукталышы”н алып баручы Иван Остроумов: Коллегаларым миңа абый дип дәшә

Телевидение, радио алып баручысы Иван Остроумов Шаян ТВ каналының киләчәге, ТВдагы яшьләр аудиториясе һәм хыяллары турында TNV.ru сайтына сөйләде.

Иван, башта укучыларны үзең белән якыннан таныштырып кит әле. Кая тудың һәм кая үстең?

Мин Казанда тудым һәм үстем, татар гимназиясен тәмамладым. 9 яшьтән сәхнәдә чыгыш ясый башладым. Әнием әйтүенчә, бик тәртипле, адәпле бала булганмын. Мондый тәрбия өчен гаиләмә һәм мәктәбемә зур рәхмәт. Кем булырга уйларга өлгермәдем дә, сәхнә мине үзенә тартып алды.

Телевидениега кайчан килдең? Кем яки нәрсә этәргеч булды?

ТНВга 2006 елда килдем. Студия мәктәп белән бик якын урнашкан. «Тамчы» тапшыруы редакторы Роза Әдиятуллина (хәзер ШаянТВ каналының дубляж студиясе җитәкчесе) мине күреп алды һәм алып баручы роленә чакырды. Соңыннан 2009 елда ЯшьТНВ каналы ачылгач, редактор Резедә Хәсәнова мине каналның алып баурчысы буларак чакырды. 12 ел эчендә бик күп тапшырулар һәм проектлар алып бардым. Хәзерге вакытта ТНВ каналында «Яшьләр тукталышы» һәм Шаян ТВда «Бергәләп өйрәник» тапшыруларында эш алып барам.

«Яшьләр тукталышы"н алып бару сина ничегрәк? Яшьләргә туры килү бик авыр бит, аларның кызыксынулары көн саен үзгәреп тора.

«Яшьләр тукталышы"н алып бару бик ошый, чөнки син һәрвакыт яшьләр арасында кайныйсың, алар белән аралашасың, һәрчак яңалыклар үзәгендә буласың. Бүгенге көн яшьләренә туры килү бик авыр, әмма мин әле карт түгел (көлә), шуңа күрә алар белән уртак тел таба алам. Дусларым арасында да яшьләр күбрәк.

Коллегаң Айзилә Батырханова белән эшләве авыр түгелме?

Һәр кешегә үз юлын табарга кирәк. Айзилә белән без бик дус. Тормышыбызда булган хәлләр белән уртаклашабыз, серләшәбез. Эшкә килгәндә, әлбәттә, кайвакыт уртак тел табып булмый, чөнки бер әйбергә һәр кешенең төрле карашы була. Әмма һәрчак уртак нәтиҗәгә киләбез. Айзилә белән эшләү бик ошый. Андыйларны әле эзләргә кирәк.

Күптән түгел генә Шаян ТВ телеканалы ачылды. Бу канал турында нәрсә әйтә аласың?

Шаян ТВ каналы — безнең күптән көтеп алган проектыбыз. Без аны һәрдаим үстерергә тырышабыз. Әгәрдә тамашачы аны карамаса, яхшы фикерләр әйтмәсә, ул кирәк тә булмас иде. Халык аны ярата һәм бу безгә бик зур стимул булып тора.

Син бу канал өчен карт бугай инде (көлә). Коллегаларың сиңа «абый» дип йөртүе сәер түгелме?

2006 елда ТНВга килгәндә мин дә бик күп коллегаларыма «абый», «апа» дип эндәштем, хәзер миңа да шулай итеп дәшүчеләр бар. Бу сәер түгел әлбәттә, әмма мин яшь алып баручыларыбызга «өстән» карамыйм. Аларны чын коллегалар итеп кабул итәм. Балалардан да үземә күп сыйфатлар алам.

Гомумән, балалар өчен эшләүче алып баручы нинди булырга тиеш?

Балалар белән эшләүче алып баручы алар белән бер дулкында, бер агымда булырга тиеш. Съемкалар вакытында бик күп хәлләр була: я бала елый башлый, я туктаусыз көлә. Кайвакыт кәефем төшсә дә, куннака килгән балалар миңа һәрвакыт дәрт биреп тора.

XXI гасыр журналисты ниндибулырга тиеш?

XXI гасыр журналисты беренче чиратта дөрес, төгәл информацияне бирергә тиеш. Кызганыч, «сары пресса» вәкилләре соңгы вакытта күбәя башлады. Бу хәл мине бик борчый. Чын журналист элемтәгә ачык, вакыйгаларның кайда, ничек баруын белергә тиеш, дип саныйм.

Син хыялыймы?

Мин бик хыялый. Хыялларым бик күп, аларны әкренләп тормышка ашырырга тырышам. Мисал өчен, чит илдә берәр проект өстендә эшләргә теләгән идем — 2017 елда Парижда татар милли Сабантуй бәйрәмен үткәрдек. Сәяхәт итәргә бик яратам. Тагын бер хыялым — дөньяның барлык илләрендә ял итү.

ТНВ синең өчен нәрсә ул?

ТНВ — ул тормыш. Монда үзгә атмосфера хөкем сөрә. Һәрвакыт бирегә килгәндә үземне судагы балык кебек хис итәм. Камераны бик яратам, ул мине җавапсыз калдырмый. Тамашачыларыма, коллегаларыма шушы атмосфера өчен бик зур рәхмәт.

Программа Мин Минимисс