Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.10.2017

Мәскәүдәге "Яңа Гасыр" филиалы хезмәткәрләре югары бүләккә ия булдылар

Шушы көннәрдә «Яңа Гасыр» телеканалының Мәскәүдәге филиалына югары бүләк тапшырылган. Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясеннән Рәхмәт хатлары филиалның җитәкчесе Динә Газалиева белән җитәкче урынбасары Александр Ерошовка тапшырылган.

Рәхмәт хаты филиал хезмәткәрләренә Мәскәү шәһәренең татар мәдәни үзәге сәхнәсендә тантаналы төстә тапшырылган. Рәхмәт хатында «Чын һөнәри хезмәттәшлек, татар милли мәдәниятен популярлаштыру һәм Мәскәү татарларының җәмгыяви-мәдәни тормышына зур игътибар биргән өчен» диелгән.

Искәртеп узыйк, «Яңа Гасыр» филиалы Мәскәүдә телеканалның үзе кебек үк 15 ел элек төзелде. Шул еллар эчендә башкала хезмәткәрләренең төп бурычы булып Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге яшәешен яктырту һәм татар халкының тарихи хәтерен саклауга багышланган чаралар белән даими таныштырып тору саналды һәм санала.

Мәскәүдәге хезмәттәшләребезне югары бүләккә ия булулары белән тәбрик итәбез!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин