Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.09.2016

15 сентябрьдән Казаннан Төркиягә чартер рейслары башкарылачак

15 сентябрьдән Казаннан Төркия чартер рейслары башкарыла башлый. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә «Пегас туристик» туристлык агентлыгында хәбәр иттеләр.

Антальяга авиарейслар Azur air һәм Red wings авиакомпанияләре тарафыннан атнага ике тапкыр башкарылачак. Турагентлар сүзләренчә, юлламалар бәясе сизелерлек арткан. 7 төнгә/8көнгә ике кешелек юлламаны 50 мең сумга алырга мөмкин.

«Анекс тур» турагентлыгында 19 сентябрьдән Төркия курортларына рейслар Azur air авиакомпаниясе тарафыннан һәр 3-4 көн саен башкарылачак дип хәбәр иттеләр. Биредә бәяләр шул ук диярлек. Ягулык җыемнары артмаган, алар 40 доллар тәшкил итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20