Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.04.2015

1941 елның 7 ноябрендә Куйбышевта уздырылган Хәрби парадка багышланган Хәтер парадында катнашучыларга истәлек медальләре тапшырылды

1941 елның 7 ноябрендә Куйбышевта уздырылган Хәрби парадка багышланган Хәтер парадында катнашучыларга истәлек медальләре тапшырылды 1941 елның 7 ноябрендә Куйбышев шәһәрендә уздырылган Хәрби парадка багышланган Хәтер парадында

катнашучыларга бүген Казан Суворов хәрби училищесында истәлек медальләре тапшыру тантанасы үткәрелде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев һ.б катнашты.

Чарада катнашучыларны Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул, тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршы алачагыбызны искәртеп, Җиңүчеләр буыны вәкилләренә – ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтте. “Үкенеч ки, бүгенге Россиянең әхлакый абруен төшерү, милләтлләрне аеру һәм үзара талаштыру максатында, хәзерге вакытта тарихны үзгәртеп күрсәтүчеләр барлыкка килде. Араларында, Европаны украинлылар азат иткән, ә СССР Германиягә үзе беренче булып һөҗүм ясаган, дип сөйләүчеләр бар. Бу уңайдан илебез зур сынауга дучар ителә: бүген халкыбыз бердәмлеге, ватанпәрвәрлеге ягыннан сынала”, – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларның фашизмны тар-мар итүгә керткән өлешенең зур булуын ассызыклады: республика халкының дүрттән бер өлеше фронтка киткән, алардан һәр икенче кеше сугыштан әйләнеп кайта алмаган: 350 меңләп солдат яу кырларында ятып калган, дип сөйләде ул.

ТР Парламенты башлыгы, тарихка мөрәҗәгать итеп, 1941 елның 15 октябрендә Дәүләт оборона комитеты карары белән Куйбышев шәһәренең СССРның запас башкаласы буларак игълан ителүе һәм шул ук елның 7 ноябрендә, Октябрь революциясенең 24 еллыгы уңаеннан, биредә Хәрби парад уздырылуы турында искәртте. Анда 22 меңнән артык Кызыл Армия солдатлары һәм офицерлары, йөзләгән берәмлек авыр техника, аерым алганда, танклар, артиллерия, мотопехота һәм 600дән артык очкыч катнашкан. Мәскәүдәге Хәрби парад 25 минут барса, Куйбышевтагысы 1,5 сәгать буе дәвам иткән. Шул рәвешле, илебезнең хәрби гайрәтен күрсәтү нәтиҗәсендә, СССРга каршы сугышка күтәрелергә җыенган кайбер илләр бу уйларыннан кире кайткан, дип, тарихи вакыйгаларны барлады чыгыш ясаучы.

Әмма, ни үкенеч, әлеге хәлиткеч парад турында күпләр белми. Шуңа күрә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Самара төбәк бүлеге, тарихи гаделлекне торгызу, үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтү уңаеннан, 1941 елның 7 ноябрендә Куйбышев шәһәрендә уздырылган Хәрби парадка багышланган Хәтер парадын 2011 елдан бирле оештырып килә. Чара “Тарихи хәтер” проекты кысаларында тормышка ашырыла. Парадта ел саен республикабыздан да вәкилләр катнаша. Былтыр, мәсәлән, Самарада уздырылган әлеге тантанада Татарстаннан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, хәрби-патриотик оешмалар вәкилләре, суворовчылар һәм кадетлар булып кайткан.

“Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән Самара өлкәсе Хөкүмәте Хәтер парадында катнашучылар өчен истәлек медальләре тапшыру турында карарга килгән. Бүген әлеге медальләр белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен, офицерлар составын, суворовчыларны һәм кадетларны бүләкләделәр.

Бүләкләнүчеләр арасында ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев та бар иде. Ул Хәтер парадында былтыр катнашкан һәм аннан бары тик уңай тәэсирләр белән кайткан. Генерал-майор бүгенге чарада катнашучыларны ветеран-фронтовиклар исеменнән якынлашып килгән олы бәйрәм – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрикләде.

Аннан соң бүләкләү тантанасы булды. Иң беренче булып истәлек медале РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка тапшырылды. Шулай ук истәлек медальләре белән Бөек Ватан сугышы ветераннары – генерал-майор Әхәт Юлашев һәм Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, Фашизмның балигъ булмаган тоткыннары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Рәхилә Абдуллина, РФ Кораллы көчләр ветераны Александр Саломыков, Казанның 6нчы кадет мәктәп-интернаты директоры Валерий Басов бүләкләнде. Истәлек медальләре Казан Суворов училищесы һәм башкалының 6нчы кадет мәктәп-интернаты педагогларына, тәрбиячеләренә, шулай ук суворовчыларга һәм кадетларга тапшырылды.

Бүген тапшырылган медальләрнең гомуми саны – 90лап. Тантанада катнаша алмаган ветераннарга истәлек билгеләре аларның өйләренә барып тапшырыла.

Чара суворовчылар һәм кадетлар катнашында тантаналы марш белән тәмамланды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20