Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2017

1 нче июньдә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында Хокукый ярдәм күрсәтү көне үтәчәк

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында гражданнарга Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрү ниятләнә.

Чараны Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә оештыра.

Чараның максаты — балигъ булмаганнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча гражданнарга консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү.

Әлеге чарада тармак министрлыклары һәм ведомстволары, балалар хокукларын тәэмин итүче оешмалар, прокуратуралар, Республика Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашуы көтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!