Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2017

1 һәм 9 май Россия почтасының Татарстан бүлекләрендә ял көне дип игълан ителде

1 нче һәм 9 нчы май Татарстандагы барлык почта бүлекчәләре өчен дә ял көне булачак. Ә курьерлык китереп бирү участоклары ялсыз, әмма 30 апрель, 1, 8 һәм 9 майда 1 сәгатькә кыскартылган график буенча эшләячәк.

Пенсия һәм пособияләр, газет-журналлар китерүдә өзеклекләр булмасын, вакытында хуҗаларына тапшырылсын өчен кайбер авыл почта бүлекләре башка режимда да эшләргә мөмкин.

Ял, бәйрәм көннәрендә пенсия һәм пособиеләр китерү Россия Пенсия фондының төбәк бүлекләре белән килештереп, аерым төбәкләрдә әлеге эшне оештыру үзенчәлекләрен истә тотып башкарыла.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!