Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.01.2015

2014 елда Татарстанда транспорт тармагы 4,5 миллиард сумга финансланган

2014 елда Татарстанда транспорт тармагы 4,5 миллиард сумга финансланды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Шул исәптән, республика бюджетыннан 530 миллион сумнан артык акча Чаллыда трамвай линиясен төзүгә сарыф ителгән. 523 миллион сум транспорт предприятиеләренә тимер юлы һәм су транспортында шәһәр яны пассажир йөртү буенча тарифларны җайга салу һәм ташламалардан файдаланучы кешеләрне йөртүдән күргән зыянны каплау өчен бирелгән. Тагын 891 миллион сумнан артык акча ташламалардан файдаланучы гражданнарны бердәм айлык юл билетлары буенча йөртүче автотранспорт предприятиеләренә югалткан табышны компенсацияләү өчен тотылган.

Болгар шәһәре причалына килү юлын җайлау 45,5 миллион сумга төшкән. Республика бюджеты Идел буе федераль округында эчке төбәк пассажир йөртүнең үтемлелеген тәэмин итү максатларында, һава транспорты оешмаларына 56,1 миллион сум күләмендә субсидия бүлеп биргән. "Казан - Аэропорт" шәһәр яны тимер юл элемтәсе маршруты буенча пассажирлар йөртү белән бәйле оешмаларга югалткан табышларын компенсацияләүгә 35 миллион сум бүленгән. Пассажир автотранспортын сатып алу һәм башка чараларга 279,2 миллион сум тотылган.

Узган ел ТРның "2014-2020 елларга ТР гражданнарына социаль ярдәм" дәүләт программасының "Уңайлы мохит" ярдәмче программасы кысаларында чараларны тормышка ашыру өчен "Бигеш" аэропорты өчен амбулифт һәм мәгълүмати яктылык диодлы табло сатып алуга 22 миллион акча бүленгән.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20