Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.10.2015

“Ак чәчәкләр” сериалы телеэкранга чыга

9 ноябрьдән “Яңа гасыр” телеканалында Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча төшерелгән шул ук исемдәге телесериал тамашачыларга тәкъдим ителә. 10 сериадан торган кинокартинаны “ТНВ” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында көнгә берничә тапкыр тамаша кылырга мөмкин булачак: сериал сәгать 12.00 дә, һәм кабатлап 17.20 дә, 22.00 дә күрсәтелер дип планлаштырыла.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе директоры урынбасары, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

Моннан тыш, 8 ноябрь көнне әлеге телевидениенең “Мәдәният дөньясы” тапшыруында “Ак чәчәкләр”дә төшкән актерлар белән әңгәмә, ә 22 ноябрьдә шул ук тапшыру кысаларында кинокартинаны төшерү процессына багышланган фильм күрсәтеләчәк.

Сериалның режиссеры Ренат Әюпов сүзләренчә, “Ак чәчәкләр”не төшерү инде узган елның җәендә үк башланган булган һәм анда республиканың 12 театрыннан артистлар сайлап алынган. Төп геройлар — Гөлшаһидә һәм Мансур рольләрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәләхова һәм Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов уйнаган. Әбүзәр Таһиров ролен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров башкара.

“Актерлар белән эшләгәндә зур кыенлыклар тумады. Алар театр артистлары, ә камера алдында театрдагы кебек эмоцияләр булырга тиеш түгел. Шул юнәлештә генә баштан авырлыклар булды, аннан исә бар да үз җаена килде”, - диде Ренат Әюпов иҗат процессы хакында.

Әзһәр Шакиров исә фильмда төшү бер дә авыр булмавын ассызыклады.

“Мин беренче генә фильмда төшүем түгел, шуңа да кыенлыклар булмады. Фильмга килгәндә, әгәр дә Миләүшә ханым тырышмаса һәм булдырам дип йөрмәсә, ул төшерелмәгән булыр иде. Миләүшә татар телевидениесенең башкалардан ким булмаган нәфис фильм төшерә алуын исбатлады. Безнең халык мондый фильмга лаеклы”, - диде ул.

Резеда Сәләхова өчен “Ак чәчәкләр” − ул төшкән беренче фильм. “Кинокарьерам татар классикасыннан башлануына мин бик шат. “Ак чәчәкләр” китабын Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә яратып укыганнар һәм Гөлшаһидә белән профессор Таһиров хакында укып, күпләр табиб һөнәрен сайлаган, - диде ул журалистлар белән очрашу барышында. – Кинокартинаны төшергәндә без Әлмәт, Әтнә һ.б. театр артистлары белән бер мәйданда эшләү мөмкинлеге туды. Сериал булмаса, без алай эшли алмаган булыр идек. “Ак чәчәкләр”нең ничек килеп чыгуын, билгеле инде, тамашачы бәяләячәк.”

Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Әпсәләмова (”Идел” журналының рус телендәге варианты баш мөхәррире) сүзләренчә, әлеге идея хакында ишеткәч, аның гаиләсе һәм Альбина үзе фильм төшереләчәгенә тулысынча ышанып та бетмәгән. “Мин үзем дә сериалны тулысынча күрмәдем әле һәм шуңа да аның экраннарга чыгуын түземсезлек белән көтәм. Мин үлемнән соң яшәү барлыгына тагын бер кат инандым, чөнки бу фильм бабам хакында истәлекләрне һәм аның “Ак чәчәкләр” романын мәңгеләштерә”, - диде ул.

“Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, фильмның бюджеты 6 млн сум тәшкил итә һәм ул “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20