Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.01.2016

2015 елда Татарстан аэропортларыннан 1787 рейс ясалган

2015 елда Татарстан аэропортларыннан 1787 рейс ясалган. Очышлар Идел буе федераль округында төбәк авиапассажирлар ташуны үстерү программасын тормышка ашыру кысаларында башкарылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Оренбург халыкара аэропорты 19 урынлы L-410 һава судноларында Казаннан Пермьгә, Оренбург, Самара һәм Кировка рейслар кылган. «Авиа Менеджмент Груп» АҖ тарафыннан Казаннан Сарытау һәм Пенза, Түбән Камадан (Pilatus РС-12 самолетларында) Түбән Новгородка очышлар оештырылган.

2015 елның декабреннән башлап Татарстанның «ЮВТ Аэро» АҖ авиакомпаниясе 50 урынга исәпләнгән  CRJ200 һава судноларында Казаннан Түбән Новгородка рейслар ясый башлаган.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан аэропортларыннан 787 рейс ясалган, 36 меңнән артык пассажир каршы алынган яки озатылган. ТР бюджетыннан авиапассажир йөртүчеләргә 46,9 млн сум субсидия бүленгән.          

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20