Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.12.2015

2015 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 232,5 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган

2015 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 232,5 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә авария хәлендәге тораклардан күчереләчәк гражданнар өчен торак төзелешенә җитди игътибар бирергә, шулай ук өлешләп түләү программасы буенча проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау белән вазгыятьне контрольда тотарга чакырды.

Киңәшмә республиканың муниципаль районнары белән бергә видеоконференцэлемтә режимында узды, торак һәм социаль объектлар төзелеше республика программасын гамәлгә ашыруга багышланды. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.

Агымдагы елның 18 декабренә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 млн 333,1 мең кв метр торак торгызылган, бу еллык бурычның 93 процентын тәшкил итә.

Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар хокукларын гамәлгә ашыру кысаларында 331 торак бинага Дәүләт торак фонды милек хокукы турындагы таныклык алынган, барлык торак биналарга ТР милек хокукын теркәүгә документлар тапшырылган.

18 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, 5 яки аннан да күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен билгеләнгән 45 сертификатның 41 е кулланылган.

Күп фатирлы инвестицион торак төзелеше программасы төгәлләнү алдында, диде Ирек Фәйзуллин.

2015 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 232,5 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган, план 421,3 мең кв метр тәшкил итә.

Быел арендага торак төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 33 мең 83 кв метр булган 8 йорт файдалануга тапшырылган.

“Иннополис” шәһәрендә гомуми мәйданы 8 мең 372 кв метр мәйданлы 145 фатирга исәпләнгән 4 йорт төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылган.

Бөек Ватан сугышы ветераннары торак шартларын яхшырту программасы буенча 361 ветеран федераль субсидия алган. 118 ветеран икенчел базардан фатирлар сайлаган, 131 е яңа торакка күчерелгән, 112 ветеран төзелә торган йорттан фатирлар караган.

Ирек Фәйзуллин шулай ук, 2016 елда 8 муниципаль берәмлектә полициянең участок вәкаләтлесе  өчен хезмәт торагы төзелеше программасы буенча 18 административ-торак комплексы төзелеше планлаштырылган. 10 комплекс республика бюджеты исәбенә, ә 8 е муниципаль берәмлекләр бюджеты исәбенә төзеләчәк.

18 декабрьгә булган мәгълүматларга карганда, 2015 елның өч республика программасы – ТР да беренчел медицина-санитария ярдәме объектларын модернизацияләү программасы, универcаль спорт мәйданчыклары төзү программасы, полициянең участок вәкаләтлесе  өчен хезмәт торагы төзелеше программасы тулысынча төгәлләнгән.

2015 елда балалар бакчасы төү программасы буенча 73 объектның 71 ендә төзү-монтажлау эшләре төгәлләнде, дип белдерде министр. Балалар бакчаларын ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча 16 объектта, өстәмә төркемнәр ачу белән бәйле капиталь ремонт эшләре барлык 38 объектта да төгәлләнгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20