Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.02.2016

2015 елда Татарстанда сөт продукциясенең һәр өченче үрнәге ялган булган

 2015 ел нәтиҗәләре буенча күпләп һәм ваклап сатуны оештыруда күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында Татарстанның мәгариф, сәламәтләндерү һәм дәвалау-профилактика учреждениеләрендә сөт продукциясенең 301 үрнәге алынды. Һәр өченче үрнәк үсемлек майлары кушылган ялган продукт булып чыкты, дип билгеләп үттеләр Россия кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хеәзмәтендә.

18 очракта ялган товарлар җирле товар җитештерүчеләрнеке, шул исәптә – ике ялган предприятиенеке.
Ялган продукция арасында акмай (46 очрак), сыр (12 очрак), эремчек (12 очрак) еш очрый. Моннан тыш, үсемлек мае каймакта, зарарсызландырылган сөттә һәм куертылган сөттә дә ачыкланган.
Югарыда язылган продукцияләр 45 сәүдә оешмасында, шулай ук 33 балалар мәгариф һәм сәламәтләндерү һәм 5 дәвалау-профилактика учреждениеләрендә, шулай ук Казанда 2015 елда Спортның су төрләре Дөнья чемпионатында төрле клиент төркемнәрен туклануын оештыруда ачыкланган.
Күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча сөт продукциясе әйләнеше законнарын бозган өчен идарә 1 млн 728 мең 550 сум күләмендә административ штраф салган. Моннан тыш, 7 администартив эш судка тапшырылган. 3607 кг 309 партия сөт продукциясе яраксыз, дип табылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20