Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.01.2016

2015 елда ТРда милли сәясәтне тормышка ашыру программасына 50 млн сумнан артык акча бүленгән

2015 елда ТРда милли сәясәтне тормышка ашыру программасына 50 млн сумнан артык акча бүленгән 2015 елда ТРда милли сәясәтне тормышка ашыру программасына 50 млн сумнан артык акча бүленгән. Кичә бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның 2015 елда "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" һәм "Татар милләтенең милли үзенчәлеген саклап калу (2014-2016 еллар)" дәүләт программаларын үтәүгә багышланган киңәйтелгән утырышында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сөйләде.

Аның сүзләречә, "Россия милләтләренең бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше (2014-2010 еллар)" федераль максатчан программасы кысаларында милли сәясәт өлкәсендәге чараларны тормышка ашыруга 2015 елда федераль бюджеттен 17 млн 967 мең сум, республика бюджетыннан 32 млн 724 мең сум акча бүленгән. Барлыгы - 50 млн сумнан артык.

Спикер аңлатып узганча, ТР Мәдәният министрлыгына милләтара һәм этноконфессиаль мөнәсәбәтләр торышын, шулай ук гражданнарның этномәдәни ихтыяҗларын торымышка ашыру өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу буенча эшчәнлекне федераль монитринглау системасының төбәк операторы функциясе салынган.  

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сүзләренчә, дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында министрлыкка Россия тарихы, хезмәт мигрантлары өчен ТР законнары нигезләре курсларын оештыру, чит илләрдән эшче көчләр җәлеп итү агымын камилләштерү һәм балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү буенча нәтиҗәле тәҗрибә конкурсларын үткәрү чаралары беркетелгән.

Спикер искәрткәнчә, закон нигезендә, барлык чит ил гражданнары Россиядә эшләргә рөхсәт алу өчен рус теле, РФ тарихы һәм законнары буенча имтихан тапшырырга тиеш. Бүленгән максатчан бюджет акчаларын тиешле әзерлек узарга һәм имтиханнарны тапшырырга булыша. Әлеге максатка министрлыкта 2 млн сум акча каралган. 234 кеше укырга җибәрелгән. Балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү буенча нәтиҗәле тәҗрибә конкурсын үткәрүгә 250 мең сум акча сарыф ителгән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү юүлеге башлыгы Алсу Шәрипова сөйләгәнчә, 2015 елда әлеге программаны тормышка ашыру кысаларында 19 чара үткәрелгән. Барлыгы 5 млн 400 мең сум акча тотылган, аларның 1 млн сумы -  РФ бюджетыннан.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова сүзләренчә, программаны тормышка ашыру кысаларында 16 млн 742 мең сум акча бүленгән. Аларның 13 млн 444 меңе - ТР бюджетыннан, 3 млн 298 меңе - РФ бюджетыннан. Ел дәвамында 10 чара үткәрелгән.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20