Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.03.2015

2015 елгы декларация кампаниясе кысаларында Татарстанда 115 меңләп кеше керемнәре буенча хисап тотачак

2015 елгы декларация кампаниясе кысаларында Татарстанда 115 меңләп кеше керемнәре буенча хисап тотачакТатарстанда 2014 ел өчен керемнәре турында декларация тапшырырга тиешле 115 меңләп кеше исәпләнә. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, керемнәре турында салым органнарына мәҗбүри рәвештә декларация тапшырырга тиешле затлар исемлеге быел да үзгәрешсез кала. Бу исемлеккә мөлкәтен, кыйммәтле кәгазьләр, коммерцияле оешмаларда катнашу өлешен сатудан керем алучылар, фатир, бүлмә яки башка төрдәге милекне арендага биреп торудан керемгә ия булучылар, лотерея һәм бүләк рәвешендәге керемнәре булучылар, керем алып, үз вакытында аннан салым тотылып калынмаган гражданнар декларация тапшырырга тиеш. Моннан тыш, бу исемлеккә шәхси эшмәкәрләр дә керә. Югарыда санап үтелгән затлар, 30 апрельдән дә соңга калмыйча, 3-НДФЛ формасы буенча салым органнарына декларация тапшырырга тиеш, дип искәртте Марат Сафиуллин.

Идарә башлыгы китергән мәгълүматларга караганда, былтыр декларация тапшыру кампаниясе барышында республикада үзләренең керемнәре турында 114 меңләп кеше хисап тоткан, исәпләнгән салымның гомуми суммасы 500 млн сум тәшкил иткән. Гражданнарның күпчелеге (83 мең кеше) милек һәм транспорт чараларын сатудан алынган керемнәрен декларацияләгән. Алар буенча 165 млн. сум күләмендә салым түләнгән.

Марат Сафиуллин билгеләп узганча, быел декларация тутыру өчен Федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru сайтында  урнаштырылган һәм ирекле кулланылышта булган махсус компьютер программасыннан файдаланырга була. Әлеге программа рәсми документлардагы мәгълүматны дөрес итеп кертергә, кирәкле күрсәткечләрне автомат рәвештә исәпләргә, салым суммасын исәпләп чыгаруның дөреслеген тикшерергә һәм салым органына тәкъдим ителәчәк документны формалаштырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, “Салым түләүченең шәхси кабинеты” дигән электрон сервистан да файдаланып була. Хәзерге вакытта әлеге системада теркәлгән 800 меңнән артык татарстанлы биредә салым декларациясен онлайн рәвештә тутыру мөмкинлегенә ия.

Салым түләүче декларация тапшыруның 3 төрле ысулын файдалана ала: шәхсән яки нотариус раслаган ышаныч кәгазе булган вәкиле аша; заказлы хат рәвешендә почта аша һәм электрон рәвештә “Салым түләүченең шәхси кабинеты” системасы аша. 2014 ел өчен тапшырылган декларациядән чыгып, салым күләме исәпләнә. Аны 15 июльдән дә соңармыйча түләргә кирәк, дип искәртте чыгыш ясаучы.

Шунысы да игътибарга лаек: декларацияне соңга калып тыпшыручылар салым җаваплылыгына тартыла. Штраф күләме – 1 мең сумнан да ким түгел, дип тәгаенләде Марат Сафиуллин. Әмма, аның сүзләренә караганда, республикада җитди сәбәпләрсез декларацияне вакытыннан соңрак тапшыручылар саны бик аз. Былтыр, мисалга, 114 мең кешенең 1 меңе генә соңарып хисап тоткан.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20