Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2015

2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы терлекчелегендә уңай динамика күзәтелә - Марат Әхмәтов

2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы терлекчелегендә уңай динамика күзәтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2015 елның беренче ярты еллыгында тере үлчәмдә 208,2 мең тонна терлек һәм кош ите сатылган, бу узган елның шушы чорына 102,5% тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына 171,1% мең тонна, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 37,1 мең тонна туры килә.

Беренче яртыеллыкта 869,4 мең тонна сөт, 594,3 млн. данә йомырка җитештерелгән.

Марат Әхмәтов  районнар буенча быел 6 айдагы сөт җитештерү күрсәткечләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, 43 муниципаль райнның 36сы яхшы эшләгән. Һәр тәүлек саен авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 3,5 мең тонна сөт җитештерелгән.

ТР Президенты матбугат хезмәте шундый хәбәр таратты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20