Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.01.2016

2015 елны озатканда... ягъни россиялеләрнең кәефе ничек?

Әлеге төр сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Тикшеренүдә Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 1600 кеше катнашкан.

Бактың исә, россиялеләрнең 43 проценты 2015 елда дөньядагы иң төп вакыйга – Сүриядәге сугыш дип саный икән. Халыкның 26 проценты исә мөһим вакыйга рәтенә Төркия һәм Россия арасындагы низагны куя. Шул ук вакытта Мисырда авиаһәлакәткә юлыккан Россия очкычы, инфляция, валюта тирбәнешләре дә халыкны битараф калдырмаган.

Россиялеләр өчен “ел сәясәтчесе” - Президент Владимир Путин. Исемлекнең икенче юлына исә Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Премьер-министр Дмитрий Медведев һ.б. урнашкан.

Сәясәттән читкәрәк китеп, башка тармакларга күчсәк, халык “ел спортчысы” дип биатлончы Антон Шипулинны атаган. “Ел актеры” - Сергей Безруков, “ел җырчы”лары – Филипп Киркоров һәм Стас Михайлов. “Ел язучысы” дип халык Дарья Донцовны атаган. Иң популяр телетапшырулар исә - “Пусть говорят” һәм “Голос”.

Россиялеләр елны нинди кәеф белән озата соң? Әйтергә кирәк, аларның кәефләре шактый күтәренке. Сораштыруда катнашучыларның 40 проценты яңа 2016 елны зур өметләр белән каршы алуы турында әйткән. 43 процент халык исә битарафлык хисләре кичерә. Елны начар кәеф белән тәмамлаучылар исә бик аз – нибары 14 процент.

Шунысы да мөһим: 2015 ел халыкның 52 проценты өчен шактый уңышлы узган. Шулай булуга да карамастан, россиялеләрнең 47 процентына төрле авырлыклар белән очрашырга туры килгән.

"Intertat.ru" электрон газетасы хәбәр итүенчә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20