Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.05.2015

2015 елның сентябрендә РФның 24 субъектында сайлаулар узачак

2015 елның сентябрендә федерациянең 24 субъектында сайлаулар көтелә. Әйтик, быел 13 төбәк башлыгының вәкаләтләр вакыты чыга һәм аларда сайлаулар план буенча уза. Дүрт субъектта җитәкчеләр алмаштыру булды, шуңа бәйле рәвештә сайлау кампанияләре узарга тиеш, ә җиде төбәктә сайлаулар вакытыннан алда үтә. Бу хакта "Известия" басмасына Дәүләт Думасында сөйләгәннәр. Президент администрациясендә дә кайбер төбәкләрдә вакытыннан алда сайлаулар үткәрү мөмкинлеген раслаганнар.

Башта 2015 елда 13 субъект башлыгы сайланырга тиеш иде. Аларның 10сы - туры бөтенхалык тавыш бирү юлы белән: Кемерово, Пенза, Тамбов, Ростов, Калуга, Калининград, Еврей автоном өлкәләре, Мари Эл, Татарстан, Чуашстан республикаларында. Төньяк Осетия, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларында  Президент тәкъдиме белән губернаторларны төбәк закон чыгару җыеннары раслый. Брянск, Сахалин өлкәләре, Краснодар крае һәм Амур өлкәләрендә дә, губернаторлар алмашу сәбәпле, вакытыннан алда сайлаулар узачак.

"Известия" басмасы әңгәмәдәшләре сүзләренчә, Ярославль, Тверь, Свердловск, Ленинград, Иркутск өлкәләре, Калмыкия һәм Камчаткада да вакытыннан алда сайлаулар көтелә.

Әлегә җиде төбәктә вакытыннан алда үткәрелүче сайлаулар турында игълан ителмәсә дә, парламент партияләре тавыш бирү процессына әзер.                

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20