Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.01.2016

2016 елда Татарстанда 2,4 млн кв метр торакны файдалан­уга тапшыру ниятләнә

2016 елда Татарстанда 2,4 млн кв метр торакны файдалан­уга тапшыру ниятләнәТора­к төзү программасы нигезендә, 2016 елда ­Татарстанда 2,401 млн кв метр мәйдан т­орак файдалануга тапшырылу ниятләнә. Бу ­хакта бүген видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә хәбәр ителде. Яңа елд­а үткәрелгән беренче киңәшмәгә ТР Премьер­-министры рәислек итте.

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2015­ елда республикада 2 млн 405,5 мең кв ме­тр торак файдаланышка тапшырылган - бу пл­анлаштырылганның 100,2 проценты.

Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм тор­ак-коммуналь хуҗалык министрының беренче­ урынбасары Алексей Фролов докладында хә­бәр итте.

2016 елда торак төзелеш программасы хәзе­ргә 2,401 млн кв метр күләмендә формалаш­тырылган. Шул исәптән социаль ипотека ­программасы буенча - 506,7 мең кв метр, кү­п фатирлы инвестицияле торак программас­ы буенча - 905,8 мең кв метр, аз катлы тор­ак төзелеш буенча -  988,5 мең кв метр.

Социаль ипотека программасы буенча 2016­ елда гомуми мәйданы 506,7 мең кв метр б­улган 184 торак йорт файдаланышка тапшыр­ылачак. Аларда 9 мең 51 фатир булачак. Арендага торак төзү программасы кысаларында, Торак дәүләт фонды 36 торак йортны ф­айдалануга тапшырырга ниятли. Аларда го­муми мәйданы 29,6 мең кв метр булган 541 фатир булачак, дип хәбәр итә ТР Төзелеш­, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20